Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Буалылар, иртәгә Наратлык урманына килергә онытмагыз

Биредә "Россия чаңгы юллары - 2018" массакүләм чаңгы ярышлары узачак. Ярышта катнашучыларны теркәү 9 сәгатьтә башлана. 9.40 минутта бәйгене ачу тантанасы. 10 сәгатьтә беренче булып старт 5-7 сыйныфлар укучыларына бирелә. Кызлар өчен дистанция - 1, ир балаларга 2 километр. 10.15 сәгатьтә 2 километрга 8-9 сыйныфлар укучылары узышачак. 10.30 сәгатьтә өлкән...

Биредә "Россия чаңгы юллары - 2018" массакүләм чаңгы ярышлары узачак. Ярышта катнашучыларны теркәү 9 сәгатьтә башлана. 9.40 минутта бәйгене ачу тантанасы. 10 сәгатьтә беренче булып старт 5-7 сыйныфлар укучыларына бирелә. Кызлар өчен дистанция - 1, ир балаларга 2 километр. 10.15 сәгатьтә 2 километрга 8-9 сыйныфлар укучылары узышачак. 10.30 сәгатьтә өлкән сыйныфлар укучылары һәм студентлар чираты. Кызлар өчен дистанция 2, егетләргә 3 километр. Шундый ук дистанция билгеләнгән укытучылар, эшчеләр хезмәткәрләр һәм ветераннар өчен старт вакыты 11 сәгатькә билгеләнгән. Алар арасында иң җитезләрне өч яшь төркемендә: 40 яшькә, 60 яшькә кадәргеләр һәм аннан өлкәнрәкләр арасында ачыклаячаклар. Чаңгы узышларын 11.15 сәгатьтә район оешма-предприятиеләр җитәкчеләре төгәлләячәк. Алар 2 километрда ярышачак. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 12 сәгатьтә булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев