Байрак
  • Рус Тат
  • Буалылар, сезне 25 февральдә Чаңгы базасында көтәләр. Ни өчен?

    Бу көнне яңа гына сафка баскан Чаңгы базасын ачу тантанасы була. Ул 11 сәгатькә билгеләнгән. Ә 11.30 сәгатьтә биредә СССРның спорт остасы Сабирҗан Нәфыйков истәлегенә чаңгыда узышу буенча ачык шәхси районара ярышлар башлана. Башта 19 яшькә кадәрге чаңгычылар 5 километрда узышачак. 12 сәгатьтә старт 40 яшькә кадәргеләр (ул яшьтәгеләрне дә...

    Бу көнне яңа гына сафка баскан Чаңгы базасын ачу тантанасы була. Ул 11 сәгатькә билгеләнгән. Ә 11.30 сәгатьтә биредә СССРның спорт остасы Сабирҗан Нәфыйков истәлегенә чаңгыда узышу буенча ачык шәхси районара ярышлар башлана. Башта 19 яшькә кадәрге чаңгычылар 5 километрда узышачак. 12 сәгатьтә старт 40 яшькә кадәргеләр (ул яшьтәгеләрне дә кертеп) өчен биреләчәк. Хатын-кызларга дистанция 5, ир-егетләргә 10 километр. 12.30 сәгатьтә чаңгы юлына 41 яшьтәгеләр һәм аннан өлкәнрәкләр чыгачак. Алар 5 километр арада узышачак. 1-3 урыннарны алучылар кубоклар, грамоталар, медальләр, призлар белән бүләкләнәчәк. Призлар 4-6 урыннарны алучыларга да тапшырылачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: