Байрак
  • Рус Тат
  • Буалылардан самбо буенча Татарстан беренчелегендә кемнәр призер булды? (+фото)

    Әлеге мәртәбәле бәйге Казанда 2000-2001 елларда туган кызлар һәм егетләр арасында узды. Буалылардан беренчелекне "Батыр" спорт мәктәбенең яшь спортчылары дәгъвалады һәм дүрт призлы урынга ия булды. 48 килограммга кадәр авырлык үлчәвендә тренер Альбина Вәлиуллина укучысы һәм кызы - Адав-Толымбай мәктәбеннән Виолетта Вәлиуллина беренче урын яулады. Кыят мәктәбеннән 52 килограммга кадәр...

    Әлеге мәртәбәле бәйге Казанда 2000-2001 елларда туган кызлар һәм егетләр арасында узды. Буалылардан беренчелекне "Батыр" спорт мәктәбенең яшь спортчылары дәгъвалады һәм дүрт призлы урынга ия булды. 48 килограммга кадәр авырлык үлчәвендә тренер Альбина Вәлиуллина укучысы һәм кызы - Адав-Толымбай мәктәбеннән Виолетта Вәлиуллина беренче урын яулады. Кыят мәктәбеннән 52 килограммга кадәр үлчәүдә Ангелина Андриянова һәм 56 килограммга кадәргедә Надежда Ширяева икенче, 44 килограммга кадәр авырлыкта Любовь Мануйлова өченче булдылар. Алар барысы да Наил Минханов шәкертләре. 1-2 урыннарны алучыларны декабрь аенда Түбән Новгород өлкәсенең Кстово шәһәрендә узачак Идел буе Федераль округы бәйгеләре көтә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: