Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Буалылардан шорт-тректа кемнәр җитез (фото)

Моны район оешма-предприятиеләре, учреждениеләре, уку йортлары хезмәткәрләре, җитәкчеләре арасында старт алган бишенче "Сәламәтлек" спартакиадасында ачыкладылар. Хатын-кызлар 300, ир-егетләр 500 метрда узыштылар. Шәһәр командалары арасында хатын-кызлардан беренчелекне ЗУЭСтан Миләүшә Шәрәфиева алды. Икенчедә - 2 номерлы лицейдан Зөлфия Хәлилова, өченчедә - шикәр заводыннан Гөлсирә Хәйретдинова. Ир-егетләр арасында шулай ук ЗУЭСтан Олег Игошин...

Моны район оешма-предприятиеләре, учреждениеләре, уку йортлары хезмәткәрләре, җитәкчеләре арасында старт алган бишенче "Сәламәтлек" спартакиадасында ачыкладылар.

Хатын-кызлар 300, ир-егетләр 500 метрда узыштылар. Шәһәр командалары арасында хатын-кызлардан беренчелекне ЗУЭСтан Миләүшә Шәрәфиева алды. Икенчедә - 2 номерлы лицейдан Зөлфия Хәлилова, өченчедә - шикәр заводыннан Гөлсирә Хәйретдинова. Ир-егетләр арасында шулай ук ЗУЭСтан Олег Игошин җиңде. Финиш сызыгын икенче булып "Буа газы"ннан Сергей Батин узды. Өченчелекне шикәр заводфннан Ленар Гаязов алды. Гомумкоманда нәтиҗәләре буенча әлегә беренче баскычны ЗУЭС били. Икенчедә - шикәр заводы, өченчедә - газчылар командалары. Авыллардан Татар Буасы авыл җирлегеннән Ленар Габделхаков һәм Гөлия Камалова икесе дә беренче булдылар. Командага да беренче урын китерделәр. Өченчедә кайбычлылар - Руслан Зыятдинов һәм Гөлия Зәкиева. Ир-егетләрдән икенче нәтиҗәне Түбән Наратбаштан Рафаэль Хәйретдинов күрсәтте. Командасы да икенчедә. Хатын-кызлардан икенче булып Яңа Чәчкаптан Әминә Гыйззәтуллина килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев