Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Буаның медицина хезмәткәрләре - республиканың иң яхшы спортчылары (фоторепортаж)

Республика медицина хезмәткәрләре Спартакиадасында район үзәк дәваханәсе командасы былтыргы уңышларын кабатлады - республикадагы коллегалары арасында иң яхшылары булып танылдылар. Дәваханәнең баш табибы урынбасары Айрат Галиев әйтүенчә, спартакиада 2000нче елдан бирле үткәрелә. Мондый төр спорт бәйрәме оештыруның инициаторы да үзебезнең Буаныкы - элеккеге Сәламәтлек саклау министры, бүгенге көндә мәрхүм Камил Зыятдинов....

Республика медицина хезмәткәрләре Спартакиадасында район үзәк дәваханәсе командасы былтыргы уңышларын кабатлады - республикадагы коллегалары арасында иң яхшылары булып танылдылар.

Дәваханәнең баш табибы урынбасары Айрат Галиев әйтүенчә, спартакиада 2000нче елдан бирле үткәрелә. Мондый төр спорт бәйрәме оештыруның инициаторы да үзебезнең Буаныкы - элеккеге Сәламәтлек саклау министры, бүгенге көндә мәрхүм Камил Зыятдинов.

-Шуңа да безгә "марканы" төшерергә ярамый. Табиблар алар кеше сәламәтлеген генә түгел, үзләренекен дә кайгыртырга тиешләр. Спартакиаданың Идел аръягы зона этабында да ел саен призлы урыннарга лаек булабыз, - ди ул.

Быел да май ае уртасында Буа командасы 6 районнан килгән коллегалары белән көч сынашкан һәм беренче урынны алган. Республика этабы кичәге көндәшләрне берләштергән. Тәтеш, Апас, Кама Тамагы, Чүпрәле, Кайбыч медицина хезмәткәрләре безнекеләр белән җыелма команда булдырып, Буа данын якларга алынганнар. Алар республиканың 5 авыл районы - Балык Бистәсе, Мамадыш, Кукмара, Әлки, Зәй командалары белән волейбол, бадминтон, шахмат, өстәл теннисы, аркан тарту һәм швед эстафетасы буенча ярышканнар. Соңгысында ир-атлар алдан 600, аннары 400, 200, соңгы эстафетада 100 метрга йөгергәннәр. Ә хатын-кызлар 400 мердан башлап. Шул рәвешле Буа командасы мактаулы икенче урынны алган. Волейболда хатын-кызлар командасы тулысынча кайбычлы гүзәл затлардан торса, ир-атларныкында әлеге район медицина хезмәткәрләре белән беррәттән Тәтеш, Чүпрәле вәкилләре һәм буалылар да катнашкан. Беренчеләре иң яхшы күрсәткечкә ия булса, ир-атлар бронза медаль иясе булганнар. Аның каравы алар бадминтон уенында отканнар. Ә менә бу уенда хатын-кызлар командасы 3нче урынга гына лаек дип бәяләнгән. Өстәл теннисында да буалыларга тиңнәр юк. Үзәк дәваханәнең физиотерапия кабинеты медицина хезмәткәре Александр Танков көндәшләргә җиңәргә бер шанс та калдырмаган. Шахматта да Буа командасы лидер. Бәйгенең иң кызыгы, мөгаен, аркан тарту ярышы булгандыр. Кама Тамагы районы үзәк дәваханәсе баш табибы Ильяс Миңгалиев белән берлектә безнекеләр - табиб-хирург Айрат Галиев, табиб-уролог Алмаз Хәсәнҗанов, табиб-реаниматолог Евгений Одинцов, теш табибы Владимир Горшков "махы" бирмәгәннәр, көндәш командадагы ирләрне "эх" дигәнче үзләре ягына сөйрәп алганнар.

Уен ахырында бер-бер артлы алдынгы урыннарны "чүпләп" барган Буа командасы Балык Бистәсе һәм Кукмара командаларын абсолют җиңүче дип танылган. Аларны Татарстан Сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин һәм Россиянең атаклы кардиохирург Ринат Акчурин котлаганнар. Бүләк итеп 100 мең сумлык сертификат тапшырганнар.

-Уеннарда киләсе елларны да катнашырга ниятлибез. Һәрбер буалы безнең үрнәккә ияреп сәламәт яшәү рәвеше алып барсын иде. Чыныккан организмны безгә дә дәвалыйсы җиңелрәк, - ди спортчы-табиб Айрат Галиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев