Буаның яшь футболчылары икенче тапкыр республика чемпионы булдылар (+фото)
Бу юлы районның 2002-2003 елгы яшь футболчылары шушы көннәрдә Буага тагын бер җиңү алып кайттылар - Татарстанның кече шәһәрләре арасында узган турнирда чемпион исемен яуладылар. Хәтерләсәгез, тренерлар Ринат һәм Радик Садыйковлар шәкертләре былтыр да чемпион калганнар иде. Финалда биш районнан биш футбол командасы көч сынашты. Безнекеләр чистайлыларны 2:1, әгерҗелеләрне 5:4,...
Бу юлы районның 2002-2003 елгы яшь футболчылары шушы көннәрдә Буага тагын бер җиңү алып кайттылар - Татарстанның кече шәһәрләре арасында узган турнирда чемпион исемен яуладылар. Хәтерләсәгез, тренерлар Ринат һәм Радик Садыйковлар шәкертләре былтыр да чемпион калганнар иде. Финалда биш районнан биш футбол командасы көч сынашты. Безнекеләр чистайлыларны 2:1, әгерҗелеләрне 5:4, җәлиллеләрне 2:1, биектаулыларны 4:0 исәбе белән җиңделәр. Җиңүче командага кубокны, уенчыларга медальләрне һәм Дипломны Татарстанның Футбол федерациясе җаваплы секретпре Радик Әхмәдуллов тапшырды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев