Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

“Россия чаңгы юллары” ярышына 30 градус салкын да комаучауламады

Шимбә иртәсендәге 30 градус салкын быел да "Россия чаңгы юллары" ярышын билгеләнгән көндә - якшәмбе үткәрүне шик астына куйган иде. Икенче көнне табигать "йомшарды" тагын - һава температурасы күтәрелде һәм Наратлык урманы 1500гә якын чаңгы спортын сөючене үзенә җыйды. Автобусларда, җиңел автомобильләрдә дә, җәяү-ләп тә халык урманга агылды. Гаиләләре белән...



Шимбә иртәсендәге 30 градус салкын быел да "Россия чаңгы юллары" ярышын билгеләнгән көндә - якшәмбе үткәрүне шик астына куйган иде. Икенче көнне табигать "йомшарды" тагын - һава температурасы күтәрелде һәм Наратлык урманы 1500гә якын чаңгы спортын сөючене үзенә җыйды.
Автобусларда, җиңел автомобильләрдә дә, җәяү-ләп тә халык урманга агылды. Гаиләләре белән дә киләләр, балаларын чанага утыртып тартучылар да бар. Башлап иң кечкенә-ләр - 4-7 сыйныфлар укучылары стартка бастылар. Кызлар 2, ир балалар 3 километр арада узыштылар. Алардан беренче булып Югары Лашчы мәктәбе укучылары Рәсим Сәгъди-ев һәм Екатерина Никонорова килделәр. Төнге суыкны "йотып калган" урман да сынаган бит чаңгычыларыбызны. Бигрәк тә җил-дәй җитез егетләрнең кайберләренең борыннарын, бит очларын "чеметергә" өлгергән. 8-11 сыйныфларның барысы өчен дә дистанция - 3 километр иде. Монда да аны югарылашчылылар - Максим Смолин, Валентина Петухова иң тиз уздылар. Аннан югары, урта уку йортлары студентларына старт бирелде. Ветеринария техникумы коллективы тулысынча урманга күченгәндәй булды ул көнне.
- Ярышта 60 укучыбыз катнаша, - ди директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Резеда Мостафина. Ә тагын күпме студент һәм укытучы аларга көч бирергә килгән! Менә ичмасам финиш булды анда. Урман соңгылар килеп җиткәнче яңгырап торды. Һәрберсен каршы алып, өсләренә киемнәрен ябалар, кайнар чәй белән сыйлыйлар. Менә кайда ул урыс әйтмешли, солидарность! Мәктәпләр укытучылары да, оешма-предприя-тиеләр вәкилләре дә үз спортчыларын каршылап, барлап тордылар анысы - һәр ярышта шулай. Ә техникумлылар барысын да уздырдылар. Җиңүчеләр дә алардан - Артур Меметов һәм Алина Кожевникова. Финишка килүчеләрне "Бердәм Россия"сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе вәкилләре дә каршы алдылар һәм бүләкләрен бирделәр.
Чаңгы юлына иң соңгы булып оешма-предприятиеләр вәкилләре, мәктәп-ләр директорлары, укытучылары, спорт сөючеләр, спорт ветераннары бастылар. Алар арасында конкуренция көчле. Иң өлкәне Валерий Рубцов, Инсаф Гыймалетдинов үзләре ге-нә ни тора. Яшьлек өстен-рәк булды - "Буа газы"ннан Сергей Батин беренче һәм Сергей Гришин икенче килделәр. Өченче урынны Тә-тештән килгән Николай Ложников алды. Хатын-кызлардан Буа электр челтәрләреннән Галина Дементьева беренчелекне биргәне юк әле. Икенче урын шулай ук көчле Ландыш Хәйретдиновада - ул да "Буа газы" хезмәткәре. Бу юлы өченче булып Раководан Светлана Моисеева килде. Актив катнашкан элеватор, мәгариф, мәдәният идарәләре һәм башка бик күп предприятиеләр хезмәткәрләре берсе дә җиңелмәде - урман барысына да саф һава бүләк итте.
Әлфия
ШӘРӘФЕТДИНОВА.
АВТОР ФОТОЛАРЫ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шимбә иртәсендәге 30 градус салкын быел да “Россия чаңгы юллары” ярышын билгеләнгән көндә – якшәмбе...