Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Әтиләр һәм уллар: кайсы көчлерәк? (фоторепортаж)

Моны Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәбендә алар арасында волейбол ярышы оештырып ачыкладылар. Әлеге уку йорты укытучысы Александр Давыдовның бу тәкъдимен, балалар да, әтиләр дә теләп кабул итте. Һәм кичә кич ярышка җыелдылар. Әтиләр командасында Николай Македонский, Альберт Климовский, Игорь Камаев, районның әтиләр советы әгъзасы һәм шушы мәктәп укытучысы Сергей Сысоев,...

Моны Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәбендә алар арасында волейбол ярышы оештырып ачыкладылар. Әлеге уку йорты укытучысы Александр Давыдовның бу тәкъдимен, балалар да, әтиләр дә теләп кабул итте. Һәм кичә кич ярышка җыелдылар. Әтиләр командасында Николай Македонский, Альберт Климовский, Игорь Камаев, районның әтиләр советы әгъзасы һәм шушы мәктәп укытучысы Сергей Сысоев, Александр Давыдов, Никита Павлов, балалар командасында Александр Македонский, Руслан Климовский, Дмитрий Камаев, Артем Сысоев, Александр Петров, Андрей Гришин, Фәнис Хәйретдинов, Данис Хөснетдинов уйнадылар. Очрашуны хөкем итү "Юность" спорт мәктәбе тренеры Евгений Илюшинга йөкләнде. Уенчыларның якыннары исә ике команда өчен дә җан аттылар. Беренче партияне әтиләр отты. Икенчесен һәм өченчесен - уллар, дүртенчесен - тагын әтиләр. Бишенче партиядә көрәш аеруча киеренке барды. Эштән кайтып, тагын ике сәгать туктаусыз диярлек туп "сикерткән" әтиләр, тирләрен сөртә-сөртә тырыштылар. Яшьлек алай арымады һәм чак кына өстенлек алды - соңгы партия уллар файдасына 16:14, уен 3:1 исәбе белән төгәлләнде. Соңыннан әтиләр улларга татлы приз бүләк иттеләр.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев