Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Яшь хоккейчылар уңышы

"Арктика" спорт мәктәбенең 2006 елда туган яшь хоккейчылары Яшел Үзән шәһәрендә Татарстан Республикасының хоккей Федерациясе призларына узган турнирда икенче урын алып, бәйгенең чираттагы турына уздылар. Буалыларның бу этапта да көндәшләре республиканың иң көчле командалары - Казаннан "Ак Барс", "Смена", "Волна" һәм Яшел Үзәннән "Тигрлар" иделәр. "Арктика" дүрт уенның өчесендә җиңүгә...


"Арктика" спорт мәктәбенең 2006 елда туган яшь хоккейчылары Яшел Үзән шәһәрендә Татарстан Республикасының хоккей Федерациясе призларына узган турнирда икенче урын алып, бәйгенең чираттагы турына уздылар.
Буалыларның бу этапта да көндәшләре республиканың иң көчле командалары - Казаннан "Ак Барс", "Смена", "Волна" һәм Яшел Үзәннән "Тигрлар" иделәр. "Арктика" дүрт уенның өчесендә җиңүгә иреште. Бары "Ак Барс"ка гына оттырды.
- Икенче ел шөгыльләнүче шәкертләремнең бу беренче рәсми чыгышы. Сынатмадылар, барысы да тырышып уйнадылар. Һөҗүмче Рүзәл Алтынбаев осталыгы белән аерылып торды һәм җиңүгә зур өлеш кертте. Хәзер алда торган турга әзерләнәбез. Ул 20-22 февраль көннәрендә үтәчәк,- ди тренер Олег Тарасов.
Әлфия Шәрәфетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Арктика” спорт мәктәбенең 2006 елда туган яшь хоккейчылары Яшел Үзән шәһәрендә Татарстан Республик...