Байрак
  • Рус Тат
  • Йөзү осталары

    "Дельфин" спорт комплексында тренерлар Гөлнара Сәлахетдинова, Борис Лукоянов кул астында шөгыльләнүче йөзүчеләр бер-бер артлы төрле бәйгеләрдә призлы урыннар яуладылар. Казанда, "Оргсинтез" бассейнында узган ярыштан лицей-интернат укучысы Асия Сәлахетдинова һәм 1 номерлы мәктәптән Эмилия Ратникова өченче урын алып кайттылар. Иске Чүпрәле авылында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышлап үткәрелгән районара...


    "Дельфин" спорт комплексында тренерлар Гөлнара Сәлахетдинова, Борис Лукоянов кул астында шөгыльләнүче йөзүчеләр бер-бер артлы төрле бәйгеләрдә призлы урыннар яуладылар.
    Казанда, "Оргсинтез" бассейнында узган ярыштан лицей-интернат укучысы Асия Сәлахетдинова һәм 1 номерлы мәктәптән Эмилия Ратникова өченче урын алып кайттылар. Иске Чүпрәле авылында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышлап үткәрелгән районара квалификация ярышларында Асия, Эмилия һәм Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәптән Александр Македонский икенче, шушы ук мәктәптән Эльмира Сабитова һәм Карлыдан Рамилә Баһаветдинова өченче булдылар.
    "Дельфин"ның үзендә дә йөзү буенча бәйгеләр үткәрелеп тора. Соңгысында - "Кыш бабай" призларына узганында егет-кызлар да, нәниләр дә көч сынадылар, медальләргә, бүләкләргә ия булдылар.
    Әлфия Шәрәфетдинова.
    .

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 26 март 2018 - 10:27
      "Буа сулышы" Рамилә һәм Рамил Хәйретдиновлар
    • 22 март 2018 - 10:42
      "Буа сулышы"
    • Буада кыш
    • Буада көз
    • Буада җәй
    • Буада яз
    Ночной режим