Знамя

Буинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
реклама

Гәзит турында

"Буа ярлысы" исеме белән беренче кат дөнья күргән газетаның атнага өч тапкыр татар һәм рус телләрендә чыкканлыгы мәгълүм. "Буа ярлысы" ярлылыктан чыгу юлларын өйрәтсә, дәвамчысы "Хезмәт власте" Буа кантоны халкын берләшүгә, коллектив хезмәткә чакыра. Утызынчы еллардан алып 1962 елның маена кадәр газетабыз "Яңа юл" исеме белән чыгып килә. Бу исемне...

"Буа ярлысы" исеме белән беренче кат дөнья күргән газетаның атнага өч тапкыр татар һәм рус телләрендә чыкканлыгы мәгълүм. "Буа ярлысы" ярлылыктан чыгу юлларын өйрәтсә, дәвамчысы "Хезмәт власте" Буа кантоны халкын берләшүгә, коллектив хезмәткә чакыра.
Утызынчы еллардан алып 1962 елның маена кадәр газетабыз "Яңа юл" исеме белән чыгып килә. Бу исемне бирергә өлкә газетасы аппаратыннан бирегә мөхәррир булып килгән Ислам Рәхим тәкъдим итә. 1930-1932 елларда крестьяннарны коллективлаштыру темасы газета битләрендә үзәк урынны алып тора. Комбайн ватылса, ул кулак эше, дип карала. Терлекләр авырса да, кулак гаепле. Андый материаллар 1936 елгача басылып килә.
1954 елдан газеталар беркүпме ирек ала.
Еллар үтә. Район газетасында көчле журналистлар төркеме туплана. "Байрак" Идел аръягы районнарында гына түгел, бәлки Татарстан күләмендә дә иң күп тиражлы газеталарның берсенә әверелә. Төрле елларда Исхак Камәретдинов, Шәүкәт Садыйков, Рәшит Гарипов, Нәҗип Гобәйдуллин, Галим Шәйхиев, Әмир Камалов, Ландыш Сәлахетдинова, Рафаэль Вәлиев мөхәррирләр булып эшләделәр. Монда каләмнәрен чарлаган оста, белемлек, талантлы журналистларны башкалада нәшер ителүче басмаларга бишкуллап эшкә алалар.
Басмабыз 1998 елда массакүләм мәгълүмат чараларының беренче республика конкурсында "Иң күп укыла торган төбәкара газета" номинациясендә җиңү яулады һәм "Бәллүр каләм" призына лаек булды. Шулай ук төрле конкурсларда актив катнашып, ТР массакүләм мәгълүмат чараларының "Меркурийның Алтын каләме", РФ Пенсия фондының Татарстан буенча бүлекчәсенең, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының, "Татэнерго" ААҖнең, ТР Эшмәкәрлекне үстерү буенча агентлыгының, Татарстан Җөмһүрияте мөселман массакүләм мәгълүмат чаралары һәм нәшриятларының беренче фестиваленең Дипломнарына һәм махсус призларына лаек булды. Аерым журналистлар да төрле конкурсларда катнашып җиңүләргә ирешеп киләләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев