Знамя

Буинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
реклама

Мәхәррият

"Татмедиа" ачык акционерлык җәмгыяте филиалы - "Байрак" ("Знамя") район газетасы редакциясендә 22 хезмәткәр эшли. Басманың директоры - баш мөхәррире Гакыйль Арәфетдин улы Камалетдинов 2000 елдан бирле җитәкли. Редактор урынбасары - җаваплы секретарь вазифасында - Илсөяр Гаяз кызы Мөхәммәтҗанова. Газетага материаллар татар телендә языла һәм русчага, чуашчага тәрҗемә ителә. "Знамя" рус...

"Татмедиа" ачык акционерлык җәмгыяте филиалы - "Байрак" ("Знамя") район газетасы редакциясендә 22 хезмәткәр эшли. Басманың директоры - баш мөхәррире Гакыйль Арәфетдин улы Камалетдинов 2000 елдан бирле җитәкли. Редактор урынбасары - җаваплы секретарь вазифасында - Илсөяр Гаяз кызы Мөхәммәтҗанова.
Газетага материаллар татар телендә языла һәм русчага, чуашчага тәрҗемә ителә.
"Знамя" рус телендә чыгарылучы газета буенча баш редактор урынбасары Людмила Анатольевна Илюшина. Ә чуаш телендә бастырылучы "Ялав" газетасы буенча баш редактор урынбасары - Николай Анатольевич Карпов.
Газета материаллары компьютер программасы ярдәмендә А-3 форматлы биткә салына.
Бүлек редакторлары-журналистлар Әлфия Әсхәт кызы Шәрәфетдинова, Әминә Харис кызы Миңнуллина, Әлфинур Кәшшаф кызы Йосыпова язган төрле темаларга язмаларны Гүзәл Нәгыйм кызы Сафина рус теленә тәрҗемә итә. "Байрак" һәм "Знамя" газеталарын версткалауны Алсу Әнвәр кызы Якупова, "Ялав"ны - Людмила Николаевна Попова башкаралар.
Ә әзер газеталарны модем элемтә аша Идел-пресс нәшрият комплексына бастырырга җибәргәнче хәреф хаталарын корректорлар Миләүшә Гаяз кызы Әбелханова һәм Александра Алексеевна Мулеева тикшерәләр. Журналистлар язган кулъязмалар компьютер операторлары Наилә Котдүс кызы Вәлиева һәм Маргарита Петровна Григорьева җыялар.
Редакциянең баш бухгалтеры Сөмбел Солтан кызы Садыйкова, бухгалтер Миңсылу Вазыйх кызы Шиһапова.
"Байрак" ("Знамя", "Ялав") газетасы республика районнары басмалары арасында эчтәлеге һәм бизәлеше, актуаль мәсьәләләрне күтәрүе буенча иң әйбәт газеталарның берсе санала.
1998 елда "Бәллүр каләм" премиясенә лаек булды. Шулай ук төрле елларда күп төрле мәртәбәле конкурсларда катнашып, төрле Дипломнар белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев