«Бердәм Россия» Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар исемлеген тәкъдим итте

Республика парламентына сайлаулар 2019 елның 8 сентябрендә бердәм тавыш бирү көнендә узачак.
Татарстанның «Бердәм Россия» партиясе төбәкнең Үзәк сайлау комиссиясенә VI чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатларның республика исемлеген тәкъдим итте.
«Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов хәбәр иткәнчә, партия исемлегенә 2019 елның 26 маенда партиянең алдан тавыш бирү вакытында татарстанлылар үзләре сайлаган 56 фамилия кергән. «Бердәм Россия» партиясеннән кандидатлар өчен республикада яшәүче 400 меңгә якын кеше тавыш бирде.
«Без Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенә документлар бирдек, өч көн эчендә алар каралачак дип ышандырдылар. Җомга көнне республика Үзәк сайлау комиссиясе утырышы булыр дип өметләнәбез. Без моңа бик өметләнәбез, чөнки документларны бик җентекләп әзерләдек», – диде Юрий Камалтынов.
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәте җитәкчесе Әлфия Алимова исемлекне теркәү турындагы карар 24 июльгә кадәр кабул ителәчәк дип аңлатты. Исемлекне раслаганнан һәм «Бердәм Россия» партиясе Татарстан төбәк бүлегенең махсус сайлау счеты ачылганнан соң теркәү процедурасы узачак. Әмма бүгенге көннән үк бердәмроссиялеләр агитация эше алып бара алалар.
Татарстанның «Бердәм Россия» партиясе 20 июньдә партия конференциясендә ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар исемлеген раслады. Исемлектә беренче урынны Татарстан парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин, «КАМАЗ-Мастер» автоузыш командасы җитәкчесе Владимир Чагин һәм «Бала-сити» балалар үзәкләре челтәре директоры Альбина Насыйрова алды.
Хакимият партиясеннән кандидатлар арасында шулай ук ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТНВ генераль директоры Илшат Әминов, ТР Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, Яшел Үзән районы башлыгы Александр Тыгин һәм башкалар бар иде.
Фото: Рамиль Гали
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/26/188795/
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
23 май 2022 - 13:37СНТ территориясе чикләрендә объектларны технологик тоташтыру Коммерциячел булмаган ширкәт территориясендә урнашкан энергия кабул итү җайланмасын (ЭПУ) технологик тоташтыру өчен гаризаларны караганда, һәрвакытта да, заявка бирү этабында да, чараларны үтәү барышында да сораулар һәм бәхәсләр килеп чыкты.3700
-
11 май 2022 - 15:42«СалаваTik»лар «Эх, алмагачлары!» җырын башкара «СалаваTik»лар, татар халкының «Эх, алмагачлары!» җырын җырлап, «түгәрәк алма кебек дус-тату» яшәргә өндиләр.8600
-
6 май 2022 - 16:25Буалы педагогларга ноутбоклар тапшырылды Тантаналы төстә барлыгы 14 яшь педагогка яңа ноутбоклар тапшырылды.18000
-
5 май 2022 - 16:00Буа районында батучы ир-атны бишенче көн эзлиләр (фото) Районның Яскүл, Әлши авылы тирәләрендә Зөя елгасында 1 май көнне 1981 елгы ир-атның батуы турында хәбәр иткән идек инде.14300
-
5 май 2022 - 10:34Буа районы мөхтәсибәте бәйрәм үткәрде (+фото) Буа районы мөхтәсибәтенең яшьләр бүлеге Ураза гаетен зурлап, Толомбай урманы мәйданчыгында бәйрәм үткәрде.42200
-
3 май 2022 - 17:57Татарстанда яңгыр, җепшек кар һәм -3 градуска кадәр салкын көтелә Якындагы көннәрдә Татарстанда бераз яңгыр һәм җепшек кар көтелә.28800
-
3 май 2022 - 17:55Кешенең бавыр эшчәнлеген яхшырта торган азык турында билгеле булды Бавыр эшчәнлеген һәм торышын яхшырту өчен 50 грамм булса да эремчек ашарга кирәк.13500
-
3 май 2022 - 17:51Татарстанда коткаручылар елга аша йөзеп чыкканда баткан ир-атны эзли 1 майда Татарстанның Буа районы Әлшәй авылында фаҗига булган. Урманда Зөя елгасы ярында ял итүчеләрнең берсе – 40 яшьлек исерек ир-ат елганы йөзеп чыгарга булган.14900
-
27 апрель 2022 - 09:30Май бәйрәмнәрендә нәрсәләр утыртырга? Бакчачылар өчен кызу чор башланды. Майның беренче көннәрендә бакчада нинди эшләр башкарырга кирәклеге турында “Россельхозүзәк”нең Татарстан Республикасы буенча филиалы җитәкчесе урынбасары Любовь Занина җиткерә.14200
-
27 апрель 2022 - 09:28Коры үлән якмагыз! Республикада, шул исәптән Буада 26 апрельдән янгынга каршы аерым режим кертелде. Ул 15 майга кадәр дәвам итәчәк.10900
-
22 апрель 2022 - 15:10«Хатлар йорты» Рамазан аена багышланган сигез открыткадан торган серияне тәкъдим итте Сигез открыткадан торган серия, Рамазан тематикасыннан тыш, татар колоритын чагылдыра.41500
-
20 апрель 2022 - 09:05«СалаваTik»лар язны елмаеп каршы ала Ямьле яз җитүен, балалар белән бергә «СалаваTik»лар да түземсезлек белән көтә.37000
-
19 апрель 2022 - 23:57Стали известны подробности истории с брошенным на улице младенцем в Казани Стали известны подробности истории с брошенным на улице младенцем в Казани19100
-
27 апрель 2022 - 09:32Буа мөхтәсибәте 2022 ел
-
13 ноябрь 2020 - 10:05Буа мөхтәсибәтенең 31 нче видео журналы. Октябрь 2020 ел.
-
16 май 2022 - 10:11Буада алтын юбилярларны котладылар (фото)Буада алтын юбилярларны котладылар (фото)13700
-
23 май 2022 - 13:37СНТ территориясе чикләрендә объектларны технологик тоташтыру Коммерциячел булмаган ширкәт территориясендә урнашкан энергия кабул итү җайланмасын (ЭПУ) технологик тоташтыру өчен гаризаларны караганда, һәрвакытта да, заявка бирү этабында да, чараларны үтәү барышында да сораулар һәм бәхәсләр килеп чыкты.3700
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Байрак (Знамя)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77-47526 от 30 ноября 2011 года
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Камалетдинов Гакиль Аряфетдинович
Адрес редакции: 422433, Республика Татарстан, г. Буинск, ул. К.Маркса, д. 62
Телефон редакции: (84374) 3-19-73 Электронная почта редакции: bayrakbua@mail.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика