Бүген Татарстанда сөт җитештерү беренче мәртәбә тәүлеккә 4000 тоннадан артты

Кукмарада тәүлеккә 277 тонна, Балтачта - 258 тонна, Әтнәдә – 219 тонна сөт савалар.
25 июньдә Татарстанда сөт җитештерү күләме тарихта беренче мәртәбә тәүлеккә 4000 тоннадан артты. Районнарның авыл хуҗалыгы оешмалары белән эшче киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов шул хакта әйтте. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итте.
Министр барлык терлекчеләрне республика күләмендәге бу әһәмиятле вакыйга белән котлады. Ул әлеге уңышка зур өлеш керткән районнарны атады. Болар - Әтнә, Кукмара һәм Балтач районнары. "Алар ел буена тәүлеккә 200 тоннадан артык сөт сава. Авыл хуҗалыгын үстерүгә һәм үз районнарында яңа объектлар төзүгә республика грантлары алалар", - диде Нәҗип Хаҗипов.
Бүгенге көнгә оператив белешмәләр буенча Кукмара районында тәүлеккә 277 тонна сөт җитештерелә, Балтач районында – 258 тонна, Әтнә районында – 219 тонна. Кайбер районнарда бер сыердан 22,5 килограммнан 27,1 килограммга кадәр сөт савалар.
"Узган атнада бу исемлеккә Актаныш районы да кушылды, ул көнгә 200 тоннадан артык сөт җитештерүче дүртенче район булды», - диде Нәҗип Хаҗипов.
Сөт терлекчелеге Татарстан агросәнәгать комплексының өстенлекле юнәлешләренең берсе. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республикада сөт җитештерүгә һәм сатуга ярдәм итү буенча чаралар комплексын гамәлгә ашыра, нәтиҗәдә югары күрсәткечләргә ирешелә. Товар сөтен җитештерү һәм сату күләмнәре буенча Татарстан Россиядә алдынгылар рәтендә, диелә бу хәбәрдә.
Фото: Арский вестник/Ильяс Фаттахов
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/25/188718/
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
25 май 2022 - 14:49«СалаваTik»лар яңа җыр бүләк итә Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Бәтиләр» җырының клибы чыкты.2700
-
23 май 2022 - 13:37СНТ территориясе чикләрендә объектларны технологик тоташтыру Коммерциячел булмаган ширкәт территориясендә урнашкан энергия кабул итү җайланмасын (ЭПУ) технологик тоташтыру өчен гаризаларны караганда, һәрвакытта да, заявка бирү этабында да, чараларны үтәү барышында да сораулар һәм бәхәсләр килеп чыкты.7800
-
11 май 2022 - 15:42«СалаваTik»лар «Эх, алмагачлары!» җырын башкара «СалаваTik»лар, татар халкының «Эх, алмагачлары!» җырын җырлап, «түгәрәк алма кебек дус-тату» яшәргә өндиләр.9800
-
6 май 2022 - 16:25Буалы педагогларга ноутбоклар тапшырылды Тантаналы төстә барлыгы 14 яшь педагогка яңа ноутбоклар тапшырылды.18300
-
5 май 2022 - 16:00Буа районында батучы ир-атны бишенче көн эзлиләр (фото) Районның Яскүл, Әлши авылы тирәләрендә Зөя елгасында 1 май көнне 1981 елгы ир-атның батуы турында хәбәр иткән идек инде.14500
-
5 май 2022 - 10:34Буа районы мөхтәсибәте бәйрәм үткәрде (+фото) Буа районы мөхтәсибәтенең яшьләр бүлеге Ураза гаетен зурлап, Толомбай урманы мәйданчыгында бәйрәм үткәрде.44500
-
3 май 2022 - 17:57Татарстанда яңгыр, җепшек кар һәм -3 градуска кадәр салкын көтелә Якындагы көннәрдә Татарстанда бераз яңгыр һәм җепшек кар көтелә.29300
-
3 май 2022 - 17:55Кешенең бавыр эшчәнлеген яхшырта торган азык турында билгеле булды Бавыр эшчәнлеген һәм торышын яхшырту өчен 50 грамм булса да эремчек ашарга кирәк.13900
-
3 май 2022 - 17:51Татарстанда коткаручылар елга аша йөзеп чыкканда баткан ир-атны эзли 1 майда Татарстанның Буа районы Әлшәй авылында фаҗига булган. Урманда Зөя елгасы ярында ял итүчеләрнең берсе – 40 яшьлек исерек ир-ат елганы йөзеп чыгарга булган.15700
-
27 апрель 2022 - 09:30Май бәйрәмнәрендә нәрсәләр утыртырга? Бакчачылар өчен кызу чор башланды. Майның беренче көннәрендә бакчада нинди эшләр башкарырга кирәклеге турында “Россельхозүзәк”нең Татарстан Республикасы буенча филиалы җитәкчесе урынбасары Любовь Занина җиткерә.14600
-
27 апрель 2022 - 09:28Коры үлән якмагыз! Республикада, шул исәптән Буада 26 апрельдән янгынга каршы аерым режим кертелде. Ул 15 майга кадәр дәвам итәчәк.11300
-
22 апрель 2022 - 15:10«Хатлар йорты» Рамазан аена багышланган сигез открыткадан торган серияне тәкъдим итте Сигез открыткадан торган серия, Рамазан тематикасыннан тыш, татар колоритын чагылдыра.41700
-
20 апрель 2022 - 09:05«СалаваTik»лар язны елмаеп каршы ала Ямьле яз җитүен, балалар белән бергә «СалаваTik»лар да түземсезлек белән көтә.37300
-
27 апрель 2022 - 09:32Буа мөхтәсибәте 2022 ел
-
13 ноябрь 2020 - 10:05Буа мөхтәсибәтенең 31 нче видео журналы. Октябрь 2020 ел.
-
16 май 2022 - 10:11Буада алтын юбилярларны котладылар (фото)Буада алтын юбилярларны котладылар (фото)15500
-
25 май 2022 - 14:49«СалаваTik»лар яңа җыр бүләк итә Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Бәтиләр» җырының клибы чыкты.2700
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Байрак (Знамя)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77-47526 от 30 ноября 2011 года
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Камалетдинов Гакиль Аряфетдинович
Адрес редакции: 422433, Республика Татарстан, г. Буинск, ул. К.Маркса, д. 62
Телефон редакции: (84374) 3-19-73 Электронная почта редакции: bayrakbua@mail.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика