Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Центральные новости

Казанның FIFA Fan Fest сәхнәсендә Вадим Эйленкриг чыгыш ясаячак

Репертуар дәртле җырлардан торачак, ди музыкант.

Иртәгә Казанда "Гаилә" үзәге янында Җанатарлар фестивалендә Россиянең трубада джаз уйнаучысы, телевидение алып баручысы һәм "Pink Floyd укытучысы" мәшһүр Вадим Эйленкриг чыгыш ясаячак. Концертның дәртле җырлардан торачагын музыкант IT-паркта – чемпионатның шәһәр матбугат үзәгендә журналистларга хәбәр итте.

"Минем өчен бу - бик мөһим чара. Әлеге спорт бәйрәмендә катнаша алуыма чиксез шатмын. Футболчыларга һәм җанатарларга яхшы кәеф һәм бәйрәм рухы тудырыр өчен, репертуар дәртле җырлардан гына торыр. Без килгән халыкка уңай энергия таратырга тиешбез, дип саныйм. Лирикадан бары тик, "Три товарища" музыкаль композициясе генә була. Тамашачылар өчен көтелмәгән чыгышлар да булачак, тик әлегә барысын да сөйләп бетерәсе килми", - диде музыкант.

Вадим Эйленкриг чемпионатны күзәтеп баруын да әйтте. "Спорт минем өчен якын өлкә булса да, футбол белән кызыксынмый идем. Чемпионатны күзәтеп бардым һәм безнекеләрнең тырышып уйнавы мине битараф калдырмады. Мин хәзер үземне футболның иң тугры җанатары дип саныйм. Җанатарлар фестивалендә чыгыш ясаганнан соң, һичшиксез уенны күзәтәчәкмен. Катнашучыларга уңышлар телим, яхшы уен күрсәтсеннәр", - дип теләде ул.

 

Мәгълүмат «Татар-информ»нан алынды, авторы Ләйлә Хәкимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев