Мамадыш районында 30 фатирлы аренда йорты кулланылышка тапшырылды
Яңа йорттагы барлык фатирлар да ачкычсыз керү системасы, йорт җиһазлары, көнкүреш техникасы белән җиһазландырылган.
Мамадыш районының “Мамадыш” совхозында, Мәктәп урамы 18нче йортта 30 фатирлы йортны тантаналы рәвештә кулланылышка тапшырдылар. Ул аренда торагы программасы кысаларында төзелгән. Бу хакта Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды матбугат хезмәте хәбәр итә.
Йорт биш катлы һәм ике подъездлы, гомуми мәйданы – 1800 квадрат метр. Яңа йорттагы барлык фатирлар да ачкычсыз керү системасы, йорт җиһазлары һәм көнкүреш техникасы белән җиһазландырылган. Йортта коммуналь ресурслар автомат рәвештә исәпкә алынып бара.
Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды директоры Тәлгать Абдуллин һәм Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов яңа йортка күченүчеләрне котлады һәм яшь Периннар гаиләсенә йортның символик ачкычын тапшырды. Алар Казаннан Мамадыш районына быелның апрель аенда күченеп кайтканнар.
“Мамадышта арендага торак табу бик авыр. Гадәттә бер бүлмәле фатирлар тәкъдим итәләр. Ә безгә нәкъ менә ике бүлмәле кирәк иде. Һәм уңыш елмайды – яңа йорттагы якты, функциональ фатирга күченәбез. Район үзәге дә якын, мәктәп, балалар бакчасы, уен мәйданчыклары янәшәдә генә. Моннан тыш, безне вакытыннан алда чыгаралар дип тә куркасы түгел. Аренда вакыты биш елга каралган, анннан соң без аны сатып ала алабыз”, - дип сөйләде Гүзәл Перина.
Йортны төзүче – инвестор – Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды, техник заказчы – ООО “СК” “ГИПС”, подрядчы – ЗАО “Стройсервис”.
2018 ел башыннан алып, Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды тормышка ашыручы торак программалары буенча республикада 159,8 мең квадрат метр мәйданда 2 мең 945 фатирлы 109 объект кулланылышка тапшырылган. Алар арасында аренда торагы – 122 фатирлы 64 йорт, шул исәптән Мамадыш районында да төзелгән.
Хәзерге вакытта Дәүләт торак фонды 1 квадрат метр мәйдан өчен аренда ставкасын түбәндәгечә билгеләгән: Казанда фатирдагы бүлмәләр санына карап, 210-230 сум, Әлмәт, Алабуга, Яр Чаллы, Түбән Камада – 130-150 сум, Татарстан районнарында – 50-70 сум.
Мәгълүмат «Татар-информ»нан алынды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
10 август 2022 - 12:54Якташыбыз Динә Латыйпова якын кешесен югалткан: "Йөрәк өзгәләнә" Татарстанның атказанган артисты Динә Латыйпова күңелсез хәбәр җиткерде.104200
-
8 август 2022 - 17:13Күңелле әлифба YouTube каналында яңа видео чыкты «Салават күпере» журналы редакциясе 2020 нче елдан «Күңелле әлифба» дип аталган YouTube каналында берсеннән-берсе кызыклы видеолар урнаштырып бара.53800
-
4 август 2022 - 09:30Электр линияләренең сак зонасында таләпләрне үтәмәү нәрсәгә китерә? “Челтәрле компания” ААҖ электр тапшыру линияләренең сак зонасында төзелеш алып бару очракларын еш ачыклый. Әмма милекчеләр үзләренең гаебен танымый һәм әлеге очракны бетерергә ашыкмый.25200
-
1 август 2022 - 10:33«СалаваTik»лар гөмбәләр турында җырлый Бүген интернет киңлекләренә «Гөмбәләр биюе» җырының видео-клибы чыкты.9400
-
30 июль 2022 - 13:52«БуНиБу» YouTube каналында яңа видео урнаштырылды Яңа подкаст «Шулай язган» стресс турында.7100
-
26 июль 2022 - 14:53Ак Барс Банк ТР Дәүләт хезмәтләре картасы буенча 10% күләмендә кешбэк күчерәчәк Ак Барс Банк яңа клиентлар өчен зур күләмле акцияне дәвам иттерә – барлык сатып алуларга 10% кешбэк.23500
-
20 июль 2022 - 12:25«Салават күпере» һәм «Сабантуй» редакцияләре «СалаваTik» проектына кастингка чакыра Җырлы-биюле «СалаваTik» проектына кастингка гаризалар килү вакыты 2022 елның 1 августына кадәр озайтылды.9800
-
18 июль 2022 - 09:05Буанын"Аккалфак"җитәкчесе Нурия Гайнуллова Мамадыш шәһәрендә күчмә утырышта булып кайтты 15-17 июль көннәрендә Мамадыш шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты,Региональ"Ак калфак"татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасынын күчмә утырышы узды.27800
-
14 июль 2022 - 16:42Гөлнара Светликова: Чигү күңелне тынычландыра «Осталар һәм остазлар»ның яңа чыгарылышы чигү хакында.12100
-
12 июль 2022 - 09:30Ирләр өчен ана капиталы алу мөмкинлекләрен киңәйттеләр Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасыбуенчабүлекчәсе аерымочраклардаир-атларның да анакапиталына сертификат алучыбулыргамөмкинбулуынискәтөшерә.19300
-
11 июль 2022 - 13:55«Сабантуй балалар журналы» YouTube каналында яңа видео урнаштырылды «Шәвәлидән сора»уның чыгарылышы йорт хайваннары турында.12300
-
9 июль 2022 - 17:36Буа районы Яңа Тинчәле авылында бертуган Гайзатуллиннар Корбан ашы уздырдылар Бүген Яңа Тинчәле авылында Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин, Татарстанның Финанс министры Радик Гайзатуллин урта мәктәптә авылдашларны җыеп Корбан ашы үткәрделәр.23100
-
9 июль 2022 - 17:31Урманнарны янгыннардан саклыйлар 8 июльдән урманнарда йөрүгә чикләүләр кертелде.19400
-
27 апрель 2022 - 09:32Буа мөхтәсибәте 2022 ел
-
13 ноябрь 2020 - 10:05Буа мөхтәсибәтенең 31 нче видео журналы. Октябрь 2020 ел.
-
11 август 2022 - 16:21Буага Татарстан Президенты килдеРөстәм Миңнеханов Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров белән берлектә урып-җыю эшләренең барышы белән танышты һәм берничә объектта булды.9200
-
10 август 2022 - 12:54Якташыбыз Динә Латыйпова якын кешесен югалткан: "Йөрәк өзгәләнә" Татарстанның атказанган артисты Динә Латыйпова күңелсез хәбәр җиткерде.104200
-
11 август 2022 - 09:00Буа районында алдынгы игенчеләрне бүләклиләр Муниципаль район башлыгы Ранис Камәртдинов хужалыкларда уракның барышын уз контролендэ тота.11000
-
11 август 2022 - 16:21Буага Татарстан Президенты килде Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров белән берлектә урып-җыю эшләренең барышы белән танышты һәм берничә объектта булды.9200
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Байрак (Знамя)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77-47526 от 30 ноября 2011 года
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Камалетдинов Гакиль Аряфетдинович
Адрес редакции: 422433, Республика Татарстан, г. Буинск, ул. К.Маркса, д. 62
Телефон редакции: (84374) 3-19-73 Электронная почта редакции: bayrakbua@mail.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика