Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Центральные новости

Р.Миңнеханов Путинга һәм Назарбаевка Татарстанның туристлык мөмкинлекләре хакында сөйләде

Татарстан Президенты дәүләт башлыкларына Болгар шәһәрендә төзелгән «Кол Гали» кунакханәсе комплексы буйлап виртуаль экскурсия үткәрде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия һәм Казахстанның рәсми кешеләренә Татарстанның туристлык мөмкинлекләре буенча презентация үткәрде. Ул республиканың төп туристлык үзәкләре турында сөйләде. Бу турыда «Татар-информ»га республика башлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путинга һәм Казахстан Президент Нурсолтан Назарбаевка Зөя утрау-шәһәрчегендә һәм борынгы Болгарда, шулай ук Кама Тамагында, Чистайда, Алабугада, Чаллыда оештырылган туристлык кластерлары турында сөйләгән.

Татарстан Президенты Владимир Путин һәм Нурсолтан Назарбаевка Болгар шәһәрендә төзелгән «Кол Гали» кунакханәсе комплексы буйлап виртуаль экскурсия үткәргән.  Ул Татарстанның Бөек ефәк юлы коридорына керүен, аның буенча туристлык маршрутлары каралуын да әйткән.

«Кол Гали» кунакханәсе комплексының гомумит мәйданы 25 гектар. Анда теннис кортлары, ясалма күл, амфитеатр, панорамлы ябык һәм ачык бассейннар бар.

Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе бүген XV Россия һәм Казахстан төбәкара хезмәттәшлеге форумында катнашу өчен Казахстанга килде. Презентация Петропавловск шәһәрендә XV Россия һәм Казахстан төбәкара хезмәттәшлеге форумы кысаларында узды.

Татарстан Президентының эш графигында шулай ук «Мунаймаш» акционерлык җәмгыятендә булу каралган. Предприятие нефть табуда тирәнлектә кулланылучы штанг насослары җитештерә. Углеводород табу өлкәсендә хезмәттәшлек перспективалы юнәлешләрнең берсе булып тора. Бу хакта яклар берничә тапкыр искә алды, диелгән әлеге хәбәрдә.

Фото: пресс-служба Президента РТ

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/11/09/174828/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X