«СалаваTik»лар гөмбәләр турында җырлый
Бүген интернет киңлекләренә «Гөмбәләр биюе» җырының видео-клибы чыкты.
Урманнарда әле беренче гөмбәләр күренә генә башлады. Ә «СалаваTik»лар инде гөмбәләр турында яңа җыр да әзерләде. Бүген интернет киңлекләренә «Гөмбәләр биюе» җырының видео-клибы чыкты. Татар халык көенә нигезләнеп, Гөлнара Гыйләҗетдинова шигъри юллар иҗат иткән.
«Гадәттә, без нинди дә булса җыр сайлаганда, балалар бакчасында өйрәнелә торган җырларга тукталырга тырышабыз. Балаларның музыка дәресләрендә нинди җырлар өйрәнүен ачыклыйбыз да аларны «СалаваTik»лардан җырлатабыз. «Гөмбәләр биюе» исемле җырны да нәкъ шушы принцип буенча сайлап алдык. Аның сүзләре бик җиңел, 2–3 яшьлек балалар да тиз отып алырлык. Быел җиләк бик уңды, гөмбә дә кимен куймас. Балалар әти-әниләре белән гөмбә җыйганда,
«СалаваTik»ларга кушылып җырларлар», – дип шаярта «Cалават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина.
Җырның барлыкка килү тарихы белән кызыксынып, аның авторы Гөлнара Гыйләҗетдиновага мөрәҗәгать иттек. «Бу җыр балалар бакчасында эшләгәндә барлыкка килде. Бу шигъри юллар рус халык җырына нигезләнеп язылды. Татар теле балалар бакчасында актив өйрәтелә башлаган чорда, татар телендә балалар өчен нәкъ менә уен җырларына ихтяҗ туды. Алар бик аз иде. Ә балаларны җыр аша телгә өйрәтү бермә-бер җиңел. Менә шул вакытта рус җырлары мотивлары мине татар телендә иҗат итәргә этәрде. Аннары монда балалар өчен файдалы ике момент бар. Беренчесе, текст аша хәрәкәтләнә алу мөмкинлеге. Хәрәкәт белән телнең бәйләнеше баланың сөйләм үсешенә уңай йогынты ясый. Икенчедән, монда уен моментлары күп, әйтик гөмбәләр күренде, гөмбәләр юкка чыкты, яки балалар бергәләп әйлән-бәйлән уйныйлар. Җырның сүзләрен балалар уен аша тизрәк отып ала», – ди Гөлнара Гыйләҗетдинова.
«Узган ел көз айларында «СалаваTik»лар башкаруында «Яфрак бәйрәме» дигән җыр бик популяр булып, интернетта 36 меңгә якын карау җыйган иде. «Гөмбәләр биюе»н дә нәни тамашачыларыбыз яратып җырларлар дип ышанабыз», – ди оештыручылар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
10 август 2022 - 12:54Якташыбыз Динә Латыйпова якын кешесен югалткан: "Йөрәк өзгәләнә" Татарстанның атказанган артисты Динә Латыйпова күңелсез хәбәр җиткерде.107900
-
8 август 2022 - 17:13Күңелле әлифба YouTube каналында яңа видео чыкты «Салават күпере» журналы редакциясе 2020 нче елдан «Күңелле әлифба» дип аталган YouTube каналында берсеннән-берсе кызыклы видеолар урнаштырып бара.54200
-
4 август 2022 - 09:30Электр линияләренең сак зонасында таләпләрне үтәмәү нәрсәгә китерә? “Челтәрле компания” ААҖ электр тапшыру линияләренең сак зонасында төзелеш алып бару очракларын еш ачыклый. Әмма милекчеләр үзләренең гаебен танымый һәм әлеге очракны бетерергә ашыкмый.26500
-
1 август 2022 - 10:33«СалаваTik»лар гөмбәләр турында җырлый Бүген интернет киңлекләренә «Гөмбәләр биюе» җырының видео-клибы чыкты.9600
-
30 июль 2022 - 13:52«БуНиБу» YouTube каналында яңа видео урнаштырылды Яңа подкаст «Шулай язган» стресс турында.7300
-
26 июль 2022 - 14:53Ак Барс Банк ТР Дәүләт хезмәтләре картасы буенча 10% күләмендә кешбэк күчерәчәк Ак Барс Банк яңа клиентлар өчен зур күләмле акцияне дәвам иттерә – барлык сатып алуларга 10% кешбэк.23600
-
20 июль 2022 - 12:25«Салават күпере» һәм «Сабантуй» редакцияләре «СалаваTik» проектына кастингка чакыра Җырлы-биюле «СалаваTik» проектына кастингка гаризалар килү вакыты 2022 елның 1 августына кадәр озайтылды.10000
-
18 июль 2022 - 09:05Буанын"Аккалфак"җитәкчесе Нурия Гайнуллова Мамадыш шәһәрендә күчмә утырышта булып кайтты 15-17 июль көннәрендә Мамадыш шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты,Региональ"Ак калфак"татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасынын күчмә утырышы узды.28100
-
14 июль 2022 - 16:42Гөлнара Светликова: Чигү күңелне тынычландыра «Осталар һәм остазлар»ның яңа чыгарылышы чигү хакында.12500
-
12 июль 2022 - 09:30Ирләр өчен ана капиталы алу мөмкинлекләрен киңәйттеләр Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасыбуенчабүлекчәсе аерымочраклардаир-атларның да анакапиталына сертификат алучыбулыргамөмкинбулуынискәтөшерә.19400
-
11 июль 2022 - 13:55«Сабантуй балалар журналы» YouTube каналында яңа видео урнаштырылды «Шәвәлидән сора»уның чыгарылышы йорт хайваннары турында.12500
-
9 июль 2022 - 17:36Буа районы Яңа Тинчәле авылында бертуган Гайзатуллиннар Корбан ашы уздырдылар Бүген Яңа Тинчәле авылында Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин, Татарстанның Финанс министры Радик Гайзатуллин урта мәктәптә авылдашларны җыеп Корбан ашы үткәрделәр.23300
-
9 июль 2022 - 17:31Урманнарны янгыннардан саклыйлар 8 июльдән урманнарда йөрүгә чикләүләр кертелде.19500
-
27 апрель 2022 - 09:32Буа мөхтәсибәте 2022 ел
-
13 ноябрь 2020 - 10:05Буа мөхтәсибәтенең 31 нче видео журналы. Октябрь 2020 ел.
-
11 август 2022 - 16:21Буага Татарстан Президенты килдеРөстәм Миңнеханов Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров белән берлектә урып-җыю эшләренең барышы белән танышты һәм берничә объектта булды.12900
-
11 август 2022 - 09:00Буа районында алдынгы игенчеләрне бүләклиләр Муниципаль район башлыгы Ранис Камәртдинов хужалыкларда уракның барышын уз контролендэ тота.15500
-
11 август 2022 - 16:21Буага Татарстан Президенты килде Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров белән берлектә урып-җыю эшләренең барышы белән танышты һәм берничә объектта булды.12900
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Байрак (Знамя)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77-47526 от 30 ноября 2011 года
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Камалетдинов Гакиль Аряфетдинович
Адрес редакции: 422433, Республика Татарстан, г. Буинск, ул. К.Маркса, д. 62
Телефон редакции: (84374) 3-19-73 Электронная почта редакции: bayrakbua@mail.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика