Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Центральные новости

Татарстан Президенты Казан Суворов хәрби училищесында булды

Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.

Ватанны саклаучылар көнендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Суворов хәрби училищесында булды.

Ул уку сыйныфлары эше белән танышты һәм курсантларның яшәү шартларын бәяләде. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән чәй өстәле артында аралашты. Ул Казан Суворов училищесының илдә иң яхшыларның берсе булуын искәртте. «Искиткеч укытучылар составы, абруйлы җитәкче, бик яхшы команда мохите. Сез дөрес сайлау ясадыгыз», — диде Президент.

Аннары ул курсантларның сорауларына җавап бирде, алар арасында Россия Герое Марат Әхмәтшинның улы — 7нче сыйныф укучысы Әмир Әхмәтшин та бар иде. Егет сүзләренә караганда, әтисе һәрвакыт аның өчен үрнәк булган, шуңа күрә ул хәрби юлны сайлаган.

«Мин сезнең әтиегез юлыннан баруыгызга һәм шулай ук хәрби булырга карар кылуыгызга шатмын», — диде Рөстәм Миңнеханов, Марат Әхмәтшин — һәр хәрби өчен батырлык һәм кыюлык үрнәге, диде.

Аннары Татарстан Президенты суворовчылар белән истәлеккә фотога төште. 

Фото: tatarstan.ru

Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/official/23-02-2021/tatarstan-prezidenty-kazan-suvorov-h-rbi-uchilischesynda-buldy-5808498

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X