Татарстанда ресурс үзәкләре саны 37гә җитте
Ресурс үзәкләре статусын тагын алты мәгариф учреждениесе алды.
Татарстанда ресурс үзәкләре саны 37гә кадәр арткан. Агымдагы елда тагын алты мәгариф учреждениесе ресурс үзәге булды. Бу хакта бүген Татарстан Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов педагогик белем бирү хезмәткәрләренең август киңәшмәсе секциясе утырышында хәбәр итте.
«Республикада һөнәри белем бирү инфраструктурасын үстерү буенча республика программасы ярдәмендә бүген яңа җиһазлар белән ремонтланган һәм җиһазландырылган 37 ресурс үзәге эшли. Күптән түгел генә бездә 31 ресурс үзәге бар, дигән идек. Узган атнада тагын алты белем бирү оешмасына шундый статус бирү турында приказ имзаланды. Шулай итеп, бүгенге көннән башлап бездә 37 ресурс үзәге бар», - диде докладчы.
Поминов ресурс үзәкләрен төзүгә алты ел эчендә Татарстан бюджетыннан 5 млрд сумнан артык, шул исәптән агымдагы елда 800 млн сум акча бүлеп бирелгәнлеген әйтте.
2019-2020 уку елында ресурс үзәкләре челтәрен киңәйтү эше дәвам итәчәк, дип өстәде ул. 2020 елга аларның саны 43кә җитәр дип планлаштырыла.
«Министрлар Кабинеты боерыгы нигезендә агымдагы елда капиталь ремонт үткәрү һәм заманча укыту-лаборатория җиһазларын сатып алу эшләрен башкару өчен мәгариф оешмалары билгеләнде. Июльнең икенче яртысында министрлык тарафыннан үсеш концепциясен карау буенча белем бирү оешмалары белән әңгәмә үткәрү эше оештырылачак. Ә сентябрь аена 2020 елда капиталь ремонт программасына керәчәк учреждениеләр билгеләнәчәк», – дип сөйләде Поминов.
«Татарстан Республикасында урта һөнәри белем бирү системасы: Татарстан Республикасы инновацион икътисадының кадрларга ихтыяҗын тәэмин итү һәм алдан әзерлек» темасына август киңәшмәсе секциясе утырышы П.В.Дементьев исемендәге Казан авиация-техник көллиятендә узды.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/05/189337/
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
11 май 2022 - 15:42«СалаваTik»лар «Эх, алмагачлары!» җырын башкара «СалаваTik»лар, татар халкының «Эх, алмагачлары!» җырын җырлап, «түгәрәк алма кебек дус-тату» яшәргә өндиләр.7700
-
6 май 2022 - 16:25Буалы педагогларга ноутбоклар тапшырылды Тантаналы төстә барлыгы 14 яшь педагогка яңа ноутбоклар тапшырылды.16700
-
5 май 2022 - 16:00Буа районында батучы ир-атны бишенче көн эзлиләр (фото) Районның Яскүл, Әлши авылы тирәләрендә Зөя елгасында 1 май көнне 1981 елгы ир-атның батуы турында хәбәр иткән идек инде.13700
-
5 май 2022 - 10:34Буа районы мөхтәсибәте бәйрәм үткәрде (+фото) Буа районы мөхтәсибәтенең яшьләр бүлеге Ураза гаетен зурлап, Толомбай урманы мәйданчыгында бәйрәм үткәрде.41500
-
3 май 2022 - 17:57Татарстанда яңгыр, җепшек кар һәм -3 градуска кадәр салкын көтелә Якындагы көннәрдә Татарстанда бераз яңгыр һәм җепшек кар көтелә.28600
-
3 май 2022 - 17:55Кешенең бавыр эшчәнлеген яхшырта торган азык турында билгеле булды Бавыр эшчәнлеген һәм торышын яхшырту өчен 50 грамм булса да эремчек ашарга кирәк.13100
-
3 май 2022 - 17:51Татарстанда коткаручылар елга аша йөзеп чыкканда баткан ир-атны эзли 1 майда Татарстанның Буа районы Әлшәй авылында фаҗига булган. Урманда Зөя елгасы ярында ял итүчеләрнең берсе – 40 яшьлек исерек ир-ат елганы йөзеп чыгарга булган.14500
-
27 апрель 2022 - 09:30Май бәйрәмнәрендә нәрсәләр утыртырга? Бакчачылар өчен кызу чор башланды. Майның беренче көннәрендә бакчада нинди эшләр башкарырга кирәклеге турында “Россельхозүзәк”нең Татарстан Республикасы буенча филиалы җитәкчесе урынбасары Любовь Занина җиткерә.14100
-
27 апрель 2022 - 09:28Коры үлән якмагыз! Республикада, шул исәптән Буада 26 апрельдән янгынга каршы аерым режим кертелде. Ул 15 майга кадәр дәвам итәчәк.10700
-
22 апрель 2022 - 15:10«Хатлар йорты» Рамазан аена багышланган сигез открыткадан торган серияне тәкъдим итте Сигез открыткадан торган серия, Рамазан тематикасыннан тыш, татар колоритын чагылдыра.41200
-
20 апрель 2022 - 09:05«СалаваTik»лар язны елмаеп каршы ала Ямьле яз җитүен, балалар белән бергә «СалаваTik»лар да түземсезлек белән көтә.36500
-
19 апрель 2022 - 23:57Стали известны подробности истории с брошенным на улице младенцем в Казани Стали известны подробности истории с брошенным на улице младенцем в Казани18500
-
18 апрель 2022 - 16:16Буалы Мөхәррәм Мөхәммәтҗановның бәрәңге рассадалары үстерә (+фото) 75 яшьлек Мөхәррәм Мөхәммәтҗанов оста блогер да.15600
-
27 апрель 2022 - 09:32Буа мөхтәсибәте 2022 ел
-
13 ноябрь 2020 - 10:05Буа мөхтәсибәтенең 31 нче видео журналы. Октябрь 2020 ел.
-
16 май 2022 - 10:11Буада алтын юбилярларны котладылар (фото)Буада алтын юбилярларны котладылар (фото)11000
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Байрак (Знамя)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77-47526 от 30 ноября 2011 года
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Камалетдинов Гакиль Аряфетдинович
Адрес редакции: 422433, Республика Татарстан, г. Буинск, ул. К.Маркса, д. 62
Телефон редакции: (84374) 3-19-73 Электронная почта редакции: bayrakbua@mail.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика