Знамя

Буинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Вчера, сегодня, завтра

Баит, которого поэтесса Динә Камалетдинова написала в 11 лет

Автор болай дип яза:

Бу бәетне язганда миңа 11 генә яшь иде әле.
сорап яздырдылар.Беренчесе дә соңгысы да башка бәет язмадым.Тыңлаучыларның өзелеп -өзелеп елаулары әле дә исемдә
сорап яздыручы ул кызларның апасы Рәхимә апа иде шул.

Бисмиллаһи вә билләһи 
Җитте корбан гаете. 
Без әйтәбез,сез тыңлагыз 
Ике матур бәетен. 
Җомга көнне кер чайкарга 
Ник җибәрдең,әнкәем, 
Барма ,бәбкәм,дигән булсаң, 
Бармас идем әнкәем. 
Икәүләшеп чыгып киттек 
Өзелдеме куңелең? 
Үзем генә бара идем, 
Ник иярдең сеңелем. 
Күлдә керләр чайкаганда 
Таеп китте галошым. 
Күл буйларын яңгыратты, 
Батам,дигән тавышым. 
Мин батканны күреп торып 
Әй,әрнеде куңелең. 
Мине тартып алам,диеп 
Үзең төштең сеңелем. 
Шәйдук күле дулкынлана 
Язгы җилләр искәндә 
Ничек түзәр икән әнием 
Без исенә төшкәндә. 
Күл өстендә ап-ак керләр 
Баталар да калкалар 
Тәгъзимә белән Сария 
Күл төбендә яталар. 
Ризыклары күптән пеште 
Кайнады самовары. 
Киткәннәренә бик күптән 
Ник кайтмый балалары?! 
Көтеп ,көтеп тә кайтмагач 
Үзе дә китте ана 
Күл буенда ап керләр 
Кайда соң ике бала? 
Алар миндә дия алмый, 
Юк шул күлләрнең теле 
Батканнар..дип,өзгәләнеп 
Иңрәде ана күңеле. 
Шәйдук күле тирәнәя 
Язгы ташкын акканда. 
Ак йөзләре саргайган шул 
Су төбендә ятканда. 
Тәгъзимә белән Сария 
Чибәр кызлар иделәр. 
Туй күлмәге кияр чакта 
Ак бүз күлмәк киделәр. 
Өсләремдә ак бүз күлмәк 
Җиңе юк,якасы да 
Мәңгелек йортка килдек шул 
Юк кире кайтасы да. 
Язмышларга язылгандыр 
безнең болай буласы. 
Безгә кирәк инде бары 
Әнкәебез догасы. 
Алсу күлмәкләр тектердек 
Кимәдек тузар инде 
Әнкәемнең безне сагынып 
Гомере узар инде. 
Елама ,әнкәй,елама 
Түкмә,зинһар яшеңне. 
Балаларың су эчендә 
Ята бит,беләсеңме?! 
Сез тыңлагыз,мин әйтәмен 
Ике матур бәетен. 
Ничек түзә ана күргәч, 
Ике балаң мәетен. 
Җомга көнне кер чайкарга 
Бардык бары без генә. 
Ташламагыз догагыздан 
Онытмагыз безне дә. 
 
1957 елның май аенда Иске Суыксу авылы кызлары 
Тәгъзимә сеңеле Сария белән кер чайкарга баргач Шәйдук күленә батып үлделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X