Знамя
  • Рус Тат
  • Буада  грипп бармы?

    Район дәваханәсенең баш инфекционисты Резеда Җәләлова сүзләренә караганда, быел халыкның сезонлы вирус белән чирләү очраклары март ае урталарына туры килде. Кинәт тән температурасы югары күтәрелеп, аның тотрыклы саклануы, хәлсезлек, бума ютәл, кайвакыт эч китү симптомнары белән мөрәҗәгать итүчеләр саны көннән-көн арта. Якынча көнгә 10, кайвакыт 20 пациентка “больничный” рәсмиләштерелә.

    Әлегә эпидемия бусагасын узу куркынычы юк. Дәваханәнең йогышлы авырулар бүлегендә дәваланучыларның тикшерүгә җибәргән анализлары районда әлегә грипп белән чирләү очраклары булмауны күрсәтә.

    Табиб яз болай да витаминнарга кытлык кичергән организмны вирус йоктырудан мөмкин кадәр сакларга кирәклеген искәртә. Гади гигиена таләпләрен үтәү, мөһим булмаганда кеше күп булган урыннарга бармау кирәклеген әйтә.

     

    Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: