Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буада мәгариф хезмәткәрләренең традицион август конференциясе узды (фоторепортаж)

Бүген Буаның барлык укытучылары, тәрбиячеләре район мәдәният йортына җыелды - биредә традицион август конференциясе узды. Еллык нәтиҗәне ясарга Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә контроль һәм күзәтчелек буенча департаменты җитәкчесе урынбасары Айрат Мөхәммәтов килде. Ул БДИ нәтиҗәләрен анализлаганда районның узган елга караганда шактый алга китүен ассызыклап үтте. Соңыннан ул...

Бүген Буаның барлык укытучылары, тәрбиячеләре район мәдәният йортына җыелды - биредә традицион август конференциясе узды. Еллык нәтиҗәне ясарга Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә контроль һәм күзәтчелек буенча департаменты җитәкчесе урынбасары Айрат Мөхәммәтов килде. Ул БДИ нәтиҗәләрен анализлаганда районның узган елга караганда шактый алга китүен ассызыклап үтте. Соңыннан ул залда утырган барлык педагогларга уңышлар теләде. Әлеге җылы "нотада" муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов та чыгышын дәвам итте. Ул райондагы кайбер проблемаларны чишәргә кирәклеген әйтеп узды. Аннан конференция кунаклары эшләрендә зур уңышларга ирешкән педагогларга республика һәм район дәрәҗәсендәге бүләкләр тапшырдылар. Бу хактагы тулырак язманы "Байрак" газетасының 3 сентябрь саныннан укырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бүген Буаның барлык укытучылары, тәрбиячеләре район мәдәният йортына җыелды – биредә традицион авгус...