Знамя

Буинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Вчера, сегодня, завтра

Сегодня буинцы почтили память Саита Зайнуллина - легендарной личности в области культуры района (фоторепораж)

Саит Лотфуллович Зайнуллин Заслуженный работник культуры


Сегодня в доме культуры деревни Кыр-Тавгельдино состоялось торжественное мероприятие - вечер памяти уроженца этой деревни Саита Зайнуллина, который долгие годы руководил сферой культуры в Буинске. Саит ага работал в 1960-1980 годы. Вечер памяти был организован по инициативе  работников культуры-ветеранов, односельчан, родных. Сегодня на сцене были продолжатели его дела, ученики. Каусария Ахметова, Заудат Халиков, Фания Исхакова, Бану Зиниева, Гуляндам Хамитова, Ильдар Нуруллин, Фирдус Кутдусов, Роза Нуруллина, Нурдания Низамова, Гульчечек Калимуллина, Миляуша Садыкова и другие.

Бүген Кыр Тәүгелдесе авылы мәдәният йортында районның мәдәният өлкәсендә якты эз калдырган, легендар шәхес Сәет Лотфулла улы Зәйнуллины искә алу кичәсе үтте. Анда мәрхүмнең  чордашлары, анардан дәрес алып зур сәхнәгә күтәрелгән мәдәният хезмәткәрләре, кыскасы сәет аганың укучылары, авылдашлары, туганнары җыелды. 

Район мәдәният өлкәсендә озак еллар хезмәт куйган Гөлчәчәк Кәлимуллина сүзләренә караганда, күптән түгел районда  мәдәниятчыларның  башлангыч ветераннар оешмасы оешкан. Коллектив  ул елларда Буа исемен  республикада гына түгел, чит илләргә дә таныткан легендар ветеранны искә алу инициативасы белән чыкканнар. 

Кичәдә Сәет аганың чордашы аның белән бергә сәхнәләрдә театрлар, концертлар оештырып йөргән Җәүдәт Халиков та бар иде. Ул иң җылы хәтирәләре белән уртаклашты. Сәет аганың Буага килеп эшкә урнашуында да Җәүдәт абый зур роль уйнаган кеше. Ул елларда район мәдәният йорты каршында 200гә якын кешене берләштергән "Ләйсән" ансамбле эшләп килгән. Ветеран мәдәниятчылар Кәүсәрия Әхмәтова, Илдар Нуруллин ансамбльнең республика күләмендәге  иҗат концертларын һәрвакыт буалылылар  ачуын, Чехословакия, Венгрия сәхнәләрендә чыгыш ясауларын җылы итеп искә алдылар. 

-Андый кешелер гасырларга бер генә туадыр. Сәет ага Чечня республикасы, СССРның танылган биючесе, балетмейстер, дөнья хореографиясе башында торучы легендар Мәхмүт Эсембаевтан дәресләр алган кеше иде. Ел саен Казан Халыклар дуслыгы йортында республиканың мәдәният коллективлары үз иҗат отчетын күрсәтә иде. Аны ачу күренеше, иң җаваплы номерлары ул елларда һәрвакыт  Буа мәдәният йортына тапшырылды. Буалылар исеме республикада данлыклы булды. Сәет ага шундый таләпчән, бер генә нечкәлекне дә күзеннән очкындырмый торган җитәкче иде.

Зур сәхнәдә ул мәктәп белеме белән унбиш Союздаш республикалар халыклары биюен профессиональ башкаручы  оста була белде. Ул "Ләйсән" ансамбленә җырчы-биючеләрне үзе сайлап ала иде. Оешма-предприятие коллективларына, уку йортларына барып кешеләр белән аралашып, талантларны танып җыя иде, - ди Илдар Фәһимович. 

Шулай ук райондашыбыз Фәния Исхакова да сәхнәгә аның хәер-фатихасы белән менгән. Фәния апа ничек итеп мәдәният хезмәткәрләренең күрше республикаларга концертларга йөргәннәрен, башына самавыр куеп биегәннәрен кызык итеп сөйләде. 

Кичәне Сәет аганың чордашы  Кәүсәрия Әхмәтова алып барды.  Бану Зинеева,  Фирдус Котдусов, Роза Нуруллина, Нурдания Низамова, Гульчечек Кәлимуллина, Гөләндәм Хәмитова, Миляуша Садыйкова да җылы теләкләре.  җырлары, биюләре аша тамашачыны ерак елларга алып кайттылар. 

Сәет Лотфулловичның улы, бертуган апасының балалары аның киң күңелле, туган җанлы кеше булуын хәтирәләр белән искә алдылар. 

Наиля Хасибзянова. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев