Знамя
  • Рус Тат
  • Стих, посвящённый погибшим в 175-ой гимназии Казани детям

    Урыннары җәннәттә, бу язган шигырь юлларым бер гөнаһсыз сабыйларга, үтерелгән укытучы, мәктәп хезмәткәрләре рухына догам булып барып ирешсен иде. 

     


    Таңнар бүген элеккечә атты,
    Укуга дип китте сабыйлар.
    Кыңгыраулар бер мәл чыңламады...
    Аптырашта апа, абыйлар.
    Нәрсә булды? Күктә болыт булып
    Тик сораулар калды эленеп.
    -Балаларны килеп алыгызчы!!!
    Әниләре чапты киенеп.
    Сугыш дисәм, илләр тыныч үзе,
    Матур көндә түгел яшен дә.
    Телефонга килгән хәбәрләрдән
    Буылдым күк тозлы яшемә.
    Кан эчендә яткан балалардан
    Ирләр булып, ирләр үкседе.
    "Исән булып, хәбәр салчы" диеп
    Әниләре күпме үтенде...
    Әрле-бирле алар, хәбәр көтте,
    Ялган гына булсын... диделәр.
    "Алты... Җиде... Уннан артык мәет..."
    Өметләре шунда сүнделәр...
    Телефоннар тынмый, хәбәр килә,
    Кайсы дөрес, кайсы ялган соң?
    Бер гөнаһсыз япь-яшь сабыйларның
    Гомерләрен кемнәр алган соң?
    Кем икәнен бик тиз белде халык...
    Уйлар уйга хәзер бәйләнми...
    Бу кешене Кеше дияргэ дә
    Беркемнең дә теле әйләнми.
    Ниләр булды? Әле яңа гына,
    Язлар иде, җиһан уянды.
    Бүген иртән ап-ак алъяпкычлар,
    Костюмнар да канга буялды.
    Укуга дип киткән балаларның
    Кайберләре кире кайтмады.
    Бөтен илне кара кайгы басты,
    Бер эшкә дә күңел ятмады.
    Безгә нәрсә! Сөйлибез дә бетә,
    Якыннары гына тынмас шул.
    Аяз көнне мондый вәхшилекне,
    Оныттырып кына булмас шул
    Ата-ана өчен шунсы авыр,
    Бер кипмәде бүген күзләр дә.
    Нишләсәк тә, инде табылмады
    Юатырдай җылы сүзләр дә.
    Кичерегез безне, әй, сабыйлар,
    Сезнең алда без бик гаепле.
    Тиеш идек бергә каршыларга
    Якынлашкан бәйрәм - Гаетне...
    Сезнең өчен намаз укыгач та,
    Җәннәт сорап, дога кылырбыз.
    Әй, Кешелек, без кайчанга кадәр
    Шундый вәхши, кырыс булырбыз?
    Без бит җирдә, бөтен дөньясында
    Үзебез дә гүя бер кортлар.
    Кызыл канга батты Казаныбыз...
    Ап-ак калды бары шомыртлар.
    Язның җәйгә кергән көннәрендә
    Кара болыт кебек уйларым.
    Мәктәпләргә ничек җибәрерләр
    Ата-ана кызлар, улларын?!
    Нәрсә диеп җавап бирербез соң,
    Бала җуйган ана, атага?
    Ничек булыр дәрес бирүләре
    Укытучы абый, апага?
    Сыйныфташлар ничек шул класска
    Керер икән иртән яңадан?
    Я, Ходаем, чиксез сабырлыкны
    Кызганмачы, һәрбер баладан.
    Үзең сакла мондый вәхшиләрдән,
    Юк ит әле шундый җаннарны.
    Гимназия мәңге саклар инде
    Парталарга сеңгән каннарны.
    Җаны күккә иңгән балаларга
    Җәннәтләрнең бирче түрләрен.
    Язлар кебек япь-яшь сабыйларның
    Якты итсәң иде гүрләрен.


    (Гөлчәчәк Хафизуллина)
    11.05.2021. 


    Урыннары җәннәттә, бу язган шигырь юлларым бер гөнаһсыз сабыйларга, үтерелгән укытучы, мәктәп хезмәткәрләре рухына догам булып барып ирешсен иде. 
    Якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.

    Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: