Буа ЮХИДИ бүлекчәсе кичәге ДТПда кем гаепле булуын ачыклады
Кичә шәһәрнең Вахитов һәм Ефремов урамнары чатындагы светофор янында "Шевроле" һәм 14нче модельле автомобильләрнең бәрелешүе хакында хәбәр иткән идек. Бүген әлеге юл-транспорт һәлакәтендә кайсы йөртүченең гаепле булганлыгы ачыкланды. Район ЮХИДИ бүлекчәсе алынган мәгълүматларга караганда, ДТП "Шевроле" хуҗасы аркасында килеп чыккан - 1994 елгы егет светофорның кызыл утына барган. Шулай итеп...
Кичә шәһәрнең Вахитов һәм Ефремов урамнары чатындагы светофор янында "Шевроле" һәм 14нче модельле автомобильләрнең бәрелешүе хакында хәбәр иткән идек. Бүген әлеге юл-транспорт һәлакәтендә кайсы йөртүченең гаепле булганлыгы ачыкланды. Район ЮХИДИ бүлекчәсе алынган мәгълүматларга караганда, ДТП "Шевроле" хуҗасы аркасында килеп чыккан - 1994 елгы егет светофорның кызыл утына барган. Шулай итеп ул Ефремов урамыннан килүче 14нче модельле автомобиль (йөртүчесе 1982 елгы хатын-кыз) белән бәрелешкән. Кагыйдә бозган чит ил автомобиле хуҗасына карата административ эш кузгатылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев