Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ышаныч һәм иминлек

Буада авария урыныннан качкан автомобиль хуҗасы тоткарланды

10 мартта шәһәрнең Ефремов урамында ике чит ил автомобиле катнашында булган ДТП урыныннан "Мазда-6" автомобиле йөртүчесе качкан иде. Аның автомобилен юл-партуль хезмәткәрләре Б. Хмельницкий урамыннан таптылар. Икенче көнне кич инспекторлар автомобиль хуҗасын да эләктерделәр. Буалы ир-ат авария урыныннан качу сәбәбен "страховкасы" булмау белән аңлаткан. ЮХИДИдән алынган мәгълүматларга караганда, аңа страховкасыз...

10 мартта шәһәрнең Ефремов урамында ике чит ил автомобиле катнашында булган ДТП урыныннан "Мазда-6" автомобиле йөртүчесе качкан иде. Аның автомобилен юл-партуль хезмәткәрләре Б. Хмельницкий урамыннан таптылар. Икенче көнне кич инспекторлар автомобиль хуҗасын да эләктерделәр. Буалы ир-ат авария урыныннан качу сәбәбен "страховкасы" булмау белән аңлаткан. ЮХИДИдән алынган мәгълүматларга караганда, аңа страховкасыз йөргән өчен - 500 сум, авария ясаган өчен - 1500 сум штраф салынган. Юл-транспорт һәлакәте урыныннан качкан өчен эше җәмәгатьчелек судына җибәрелгән. Мондый гамәл 1 елга кадәр "правасыз" калу белән яный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X