Байрак
  • Рус Тат
  • Буада Б. Хмельницкий урамында йөртүче төнлә баганага бәрелгән һәм ДТП урыныннан качкан (+фото)

    Район ЮХИДИ бүлекчәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 28 мартка каршы төндә 1989 елгы йөртүче “ВАЗ-2112” автомобиле белән шәһәрнең Б. Хмельницкий урамындагы бетон баганага килеп керә дә әлеге урыннан качып китә.

    Инспекторлар шул ук төнне аны Космовский урамында тоткарлыйлар һәм руль артына аек килеш утырмаганлыгыннан сизәләр, тик йөртүче үзе медицина тикшерүеннән баш тарта.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: