Байрак
  • Рус Тат
  • Буада Ефремов һәм К. Маркс урамнары киселешендә ике җәяүлене бәрдерделәр

    Өч көн элек кенә Карлы авылы урамындагы авариядә 35 яшьлек ир-ат һәлак булды. 9 май кичендә исә 1980 елгы әни һәм аның 5 яшьлек улы унынчы модельле "Жигули" көпчәге астына эләктеләр. Каза күрүчеләрне тиз арада дәваханәгә озаттылар. Шөкер, алар исән. Әни кешенең баш сөяге-ми җәрәхәте алуы билгеле. Бу хәл 22...

    Өч көн элек кенә Карлы авылы урамындагы авариядә 35 яшьлек ир-ат һәлак булды. 9 май кичендә исә 1980 елгы әни һәм аның 5 яшьлек улы унынчы модельле "Жигули" көпчәге астына эләктеләр. Каза күрүчеләрне тиз арада дәваханәгә озаттылар. Шөкер, алар исән. Әни кешенең баш сөяге-ми җәрәхәте алуы билгеле. Бу хәл 22 сәгать 6 минутта Ефремов урамындагы "Авалон" кибете каршында булды. Бу урында җәяүле аркылы чыгу урыны юк. Автомобиль йөртүчеләр дә, җәяүлеләр дә, юлларда игътибарлы булсыннар иде. Бигрәк тә тәүлекнең караңгы вакытында.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: