Буада ГИБДД рейды: автомобиль юлын теләсә кайдан бүлүче җәяүлеләрне эләктерәләр (фоторепортаж)
Чәршәмбе көнне район эчке эшләр бүлегенең ике подразделениесе хезмәткәрләре – участок вәкилләре һәм ЮХИДИ инспекторлары кагыйдә бозучы җәяүлеләрне ачыклау өчен рейдка чыктылар.
Ул көнне шәһәрдә 7 пост эшләде. ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Рамил Миңнебаев җитәкчелегендәгесе Вахитов урамында (элеккеге “Татфондбанк” бинасы каршында) рейд үткәрде. Кагыйдә бозучы җәяүлеләрнең күбесе шунда күренде дә – күпләренең җәүле юлны аркылы чыгу урынына кадәр барып, юлны кичәсе килмәгәнлеге күренеп торды. Андыйларга аңлату эшләре үткәрелде һәм беркетмәләр тутырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев