Байрак
  • Рус Тат
  • Буада исерек йөртүче полицейский автомобиленә каршы очраган

    Район ЮХИДИ бүлекчәсеннән  алынган мәгълүматларга караганда, узган якшәмбедә 1979 елгы исерек ир-ат “Шевроле” автомобилендә шәһәрнең Көнбатыш бистәсеннән Гагарин урамына табан бара торган булган.

    Тимер юлны аркылы чыгу урынында полицейский каршыга килүче “Шевроле”ның туры бармавын чамалый һәм бераз узып киткәч, кирегә борылып, аның артыннан китә. Йөртүче озак бара алмый, Гагарин урамындагы бер йорт каршына туктый. Полицейский аның исерек икәнен күреп, ЮХИДИ инспекторларын чакырткан.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: