Байрак
  • Рус Тат
  • Буада шәһәр автобуслары ни өчен Моторный тукталышына кадәр бармый?

    Бүген шундый сорау белән буалылар редакциягә шалтыратты. Без автобусларның соңгы тукталышка кадәр ни сәбәпле барып җитмәвен сорап, шәхси эшмәкәр Таһир Газизовка шалтыраттык. Ул моны машина төзү заводы янындагы юл ясау белән бәйле диде. Аның белдерүенчә, юлдагы ремонт эшләре бару аркасында автобуслар кире борылып китәргә урын юк, шуның аркасында аварияле хәл...

    Бүген шундый сорау белән буалылар редакциягә шалтыратты. Без автобусларның соңгы тукталышка кадәр ни сәбәпле барып җитмәвен сорап, шәхси эшмәкәр Таһир Газизовка шалтыраттык. Ул моны машина төзү заводы янындагы юл ясау белән бәйле диде. Аның белдерүенчә, юлдагы ремонт эшләре бару аркасында автобуслар кире борылып китәргә урын юк, шуның аркасында аварияле хәл туа. Юл Боҗра тукталышына кадәр ясалгач, автобуслар "моторный"га кадәр йөри башлаячаклар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: