Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ышаныч һәм иминлек

Буада велосипедчы басып торган автомобильгә килеп кергән һәм яраланган (+фото)

Район ЮХИДИ бүлекчәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бу юл-транспорт һәлакәте 27 сентябрь көнне кичке 4нче яртыда була.

Шәһәрнең Ефремов урамындагы тротуардан барган велосипедчы Б. Хмельницкий урамы тыкрыгында туктаган “Лада Гранта” автомобиленә килеп бәрелә. Автомобиль бу вакытта төп юлдан баручы транспортның узып китүен туктап көтә торган була.

Велосипедчы ЮХИДИ инспекторларына “туктап өлгерә алмадым” – дип хәлне аңлаткан. ДТП нәтиҗәсендә ул төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X