Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ышаныч һәм иминлек

Буада йөртүче исерек егетләр ЮХИДИ инспекторларына “эләкте”

Район ЮХИДИ бүлекчәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, инспекторлар ике көн рәттән - 17 һәм 18 апрель көннәрендә исерек килеш рульгә утыручыларны тоткарладылар. Беренчесе - 1986 елгы егет "ВАЗ-21099" автомобиленә салган килеш утырган. Аны шәһәрнең Р.Люксембург белән Гагарин урамнары чатында туктаталар. Ул үзәк дәваханәгә барып, медицина тикшерүе узудан баш тарта. Икенче көнне...

Район ЮХИДИ бүлекчәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, инспекторлар ике көн рәттән - 17 һәм 18 апрель көннәрендә исерек килеш рульгә утыручыларны тоткарладылар. Беренчесе - 1986 елгы егет "ВАЗ-21099" автомобиленә салган килеш утырган. Аны шәһәрнең Р.Люксембург белән Гагарин урамнары чатында туктаталар. Ул үзәк дәваханәгә барып, медицина тикшерүе узудан баш тарта. Икенче көнне "Мицубиси" руле артындагы 1987 елгы егет белән дә шундый ук хәл була. Анысы тикшерү үтәргә ризалаша.

Хәзерге көндә бу эшләр буенча тикшерү эшләре алып барыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев