Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ышаныч һәм иминлек

Каникуллар имин узсын

Мәктәпләрдә язгы каникуллар башланды. Бу уңайдан ЮХИДИ хезмәткәрләре балаларны юлларда сак булырга чакыра. Хәрәкәт полосасында уйнау, юлны тиешле урында аркылы чыкмау һәм башка юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәү аяныч хәлләргә китерергә мөмкин. Шулай ук ата-аналарга да балаларына карата игътибарлы булу сорала. Сабыйларны транспортта автоутыргычларда йөртү газизегезнең иминлек гарантиясе. Өлкәннәрнең балаларына юл...


Мәктәпләрдә язгы каникуллар башланды. Бу уңайдан ЮХИДИ хезмәткәрләре балаларны юлларда сак булырга чакыра.
Хәрәкәт полосасында уйнау, юлны тиешле урында аркылы чыкмау һәм башка юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәү аяныч хәлләргә китерергә мөмкин. Шулай ук ата-аналарга да балаларына карата игътибарлы булу сорала. Сабыйларны транспортта автоутыргычларда йөртү газизегезнең иминлек гарантиясе. Өлкәннәрнең балаларына юл куркынычсызлыгы кагыйдәләрен кат-кат искә төшереп тору да комачаулык итмәс.
Быел ике ай эчендә республика юлларында балалар катнашында 64 ДТП булды, аларда ике сабый һәлак булды, 68е төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алды. Районда мондый 2 юл-транспорт һәлакәте теркәлде.
Г. ӘХМӘТҖАНОВ,
район ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мәктәпләрдә язгы каникуллар башланды. Бу уңайдан ЮХИДИ хезмәткәрләре балаларны юлларда сак булырга ч...