Байрак
  • Рус Тат
  • Татарстанда инкассатор хезмәттәшен яралап, 60 млн. сум акча урлап качкан

    Яшел Үзәндәге үзәк банк бинасы янында ике инкассатор арасында низаг килеп чыккан. Бәхәс аркасында ир-атларның берсе икенчесенә ут ачкан һәм инкассатор машинасына утырып качкан. Машинада 60 млн. сум акча барлыгы мәгълүм. Инкассаторны тоту буенча Казанда "Вулкан-4" тоткарлау планы игълан ителгән. "Фольксваген Амарок" (номеры Т669ОС/116rus) автомобиле эзләнелә. "Мазда-3" (номеры 565) машинасы...

    Яшел Үзәндәге үзәк банк бинасы янында ике инкассатор арасында низаг килеп чыккан. Бәхәс аркасында ир-атларның берсе икенчесенә ут ачкан һәм инкассатор машинасына утырып качкан. Машинада 60 млн. сум акча барлыгы мәгълүм.

    Инкассаторны тоту буенча Казанда "Вулкан-4" тоткарлау планы игълан ителгән. "Фольксваген Амарок" (номеры Т669ОС/116rus) автомобиле эзләнелә. "Мазда-3" (номеры 565) машинасы да эзләнелә. Инкассатор шул машиналарга утырып качкан булырга мөмкин. Инкассаторның шәхесе билгеле - ул 1989 елгы Богаченко Игорь Константинович. Моңа кадәр хөкем ителмәгән, Яшел Үзәндә яши. Аның турында белүчеләр булса, (843) 291-30-23, 02, 052 телефон номерларын җыеп ТР Эчке эшләр министрлыгына шалтыратуыгыз сорала.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 26 март 2018 - 10:27
      "Буа сулышы" Рамилә һәм Рамил Хәйретдиновлар
    • 22 март 2018 - 10:42
      "Буа сулышы"
    • Буада кыш
    • Буада көз
    • Буада җәй
    • Буада яз
    Ночной режим