Йөртүчеләргә “ташламалы вакыт” биреләчәк
Киләсе ел башыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларга карата закон "йомшара" - йөртүче штрафын 20 көн эчендә түләсә, аңа бурыч суммасының яртысы кичерелә. Ләкин барысына да түгел. Яңалык Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турындагы кодексының 32.2 маддәсенә 1.3 бүлеге белән көйләнәчәк. Документта әйтелгәнчә, 50 процент ташлама штрафлыларның барысына да бирелми. Дәүләт...
Киләсе ел башыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларга карата закон "йомшара" - йөртүче штрафын 20 көн эчендә түләсә, аңа бурыч суммасының яртысы кичерелә. Ләкин барысына да түгел.
Яңалык Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турындагы кодексының 32.2 маддәсенә 1.3 бүлеге белән көйләнәчәк. Документта әйтелгәнчә, 50 процент ташлама штрафлыларның барысына да бирелми. Дәүләт теркәл-мәгән транспортка идарә иткәндә, тизлекне 60, аннан күбрәк километр сә-гатькә арттырып, светофорның кызыл утына, каршы як хәрәкәт полосасына чыгып, кабат "эләккәндә", кеше сәламәтлегенә зыян килгәндә штраф суммасын беркем киметмәячәк. Яңа закон исерек, наркотик, психотроп матдәләр кулланган килеш кагыйдә бозучыларга карата да катгый кала. Калган тәртип бозучыларның "ташламалы" вакыты ЮХИДИ инспекторы беркетмә тутырган, дәүләт хезмәт күрсәтүләре порталында штрафлар турында хәбәр, видеотеркәгеч "язып алган" кагыйдә бозу турында хат килгән датадан санала башлый. Почта аша хатның озак килеп ирешүен исәпкә алып, ЮХИДИ хезмәтчелеге дәү-ләт порталы аша СМС-хә-бәр алышуга кушылырга чакыра. Хәбәр килүгә, йөр-түчеләр 20 көн эчендә квитанциядәге штраф суммасының яртысын гына түли алалар. Моның өчен бары тик кагыйдә бозу турындагы беркетмәнең номерын гына язарга кирәк, банк автомат рәвештә түләү суммасының яртысын гына күрсәтәчәк.
ЮХИДИ идарәсендә түләү квитанциясенең эшкәртелү вакытын да исәпкә алырга кушалар. Мәсәлән, 20нче көнне кич түләнгән штраф кәгазьләре икенче көнне иртән генә эшкәртелә. Бу очракта ташлама бирелми.
Депутатлар фикеренчә, мондый алым штраф түлә-мәүчеләр санын киметә-чәк. Район ЮХИДИ бүлекчәсеннән алынган мәгълү-матларга (16 октябрьгә алынды) караганда, бүгенге көндә юл хәрәкәте йөрү кагыйдәсен бозган өчен 5 мең сумнан күбрәк бурыч җыючылар 303 кеше исәп-ләнә. Ә 5 мең сумга кадәр штрафлылар саны берничә тапкырга күбрәк. Бурычлылар арасында рекорд куючылар да бар, мәсәлән 5 йөртүче 50 мең сумны да түләргә җыенмый. Аларга 30 мең сумнан күбрәк әҗәтлеләре дә ия-рә. Аларның барысы да ди-ярлек исерек килеш "эләгү-челәр". Сүз уңаеннан, бы-ел 9 ай эчендә 121 салмыш йөртүчегә карата беркетмә тутырылган. Закон куйган 70 көн эчендә дә әҗәтен капламаучылар бе-лән полицейскийлар эшли башлый. ЮХИДИ инспекторлары, полициянең участок вәкилләре атна саен аларның өйләренә барып, юлда очратып аңлату эшләре алып баралар, административ кодексның 20.25 маддәсе нигезендә кабат җаваплылыкка тарталар. Ләкин күбесенә бу да "яр-дәм итми". Аннан эш җә-мәгать судына китә. Мә-сәлән, быел суд 177 кагыйдә бозучының эшен караган. Аның карары буенча 136 кеше штраф суммасын икеләтә түләттерүгә, 18е төрле срокларга административ рәвештә ирегеннән мәхрүм
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев