Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ хәбәр итә

Тәрәзә караңгылатуда чама бел

1 февральдән транспортта йөртүченең күрү мөмкинлеген чикләүче өстәмә әйберләр урнаштыру яки тонировкалау тагын да кыйммәткә төшәчәк. Моңарчы аңа бу хакта ки-сәтү ясала һәм Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турындагы кодексының 12.5 маддәсенең 3.1 бүлеге нигезендә штрафка тарталар иде. Хә-зер мондый төр кагыйдә бозу очрагы кабатланса, җитешсезлекне бетерергә ун көн бирелә....


1 февральдән транспортта йөртүченең күрү мөмкинлеген чикләүче өстәмә әйберләр урнаштыру яки
тонировкалау тагын да кыйммәткә төшәчәк.
Моңарчы аңа бу хакта ки-сәтү ясала һәм Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турындагы кодексының 12.5 маддәсенең 3.1 бүлеге нигезендә штрафка тарталар иде. Хә-зер мондый төр кагыйдә бозу очрагы кабатланса, җитешсезлекне бетерергә ун көн бирелә. Бу таләпне үтәмәгән транспортчыга карата өстә әйтелгән кодексның 19.3 маддәсенең 1 бүлеге буенча административ эш кузгатыла. Анысын җәмәгать суды тикше-рәчәк.
Транспортта йөртүченең күрү мөмкинлеген чикләүче өстәмә әйберләр урнаштыруда яки өслекләр төшерүдә искәрмәләр дә бар. Мәсәлән, массасы 3,5 (N1 категорияле), 5 (М2) тоннадан артмаган җиңел автомобильнең алгы тә-рәзәсенең өске өлешенә киңлеге 14 сантиметрлы үтә күренмәле төсле элпә ябыштыру рөхсәт ителә. Моны эшләү массасы 3,5 (N2), 5 (М3) һәм 12 тоннадан күбрәк булган транспорт хуҗаларына да ярый, тик бу очракта элпә пыяла чистарткычның "эш" зонасына кермәскә тиеш.
Россия Хөкүмәтенең 706 номерлы карарында тран-спорттагы җилдән саклаучы пыялаларның яктылык үткәрү дәрәҗәсе дә билгеләнгән. Ул алдагы һәм алгы ишекләр тәрәзәләре пыялаларында 70 про- центтан да ким булмаска тиеш.
Г. ӘХМӘТҖАНОВ,
район ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 1 февральдән транспортта йөртүченең күрү мөмкинлеген чикләүче өстәмә әйберләр урнаштыру яки тонировк...