Байрак
  • Рус Тат
  • Слайдер

    • 28 май 2019 - 08:23
      Кыр Тәүгелдесенә аккошлар килде
      Кыр Тәүгелдесе авылы янындагы буага аккошлар килде, дигән хәбәр безне шул якларга юлга кузгалтты. Әлеге зиннәтле кошлар сулыкларыбызда еш кунак түгел бит. Алты ел элек берничәне Бикмураз авылы күлендә күреп кайткан идек. Шуннан соң бу хакта ишеткәнебез булмады. Тумышы белән Кыр Тәү-гелдесеннән булган автомобиль йөртүчебез Илсур абый Хөсәенов кырлар аша туп-туры буага алып килде. – Бер-ике атна элек бишәү булган алар. Шалтыратып белештем, икесе шунда, дип әйттеләр, – ди ул. Аккошларны килеп туктауга ук күрмәдек. Әллә алар да очып киткәннәрме? Юк икән. Менә ике аккош бер-бер артлы салмак кына каршыбыздан йөзеп үтте. Горур үзләре, безгә илтифат итмәделәр. Каршы яктагы камышлыкларга туктап, озын муеннарын суга чумырып, вак балыкмы, үсемлек тамырлары беләнме туклана башладылар. Берникадәр күзәткәннән соң авыл-га барып, яшәүчеләр белән аралашасы иттек. Бәлки, моңа кадәр дә суга төшкәне булгандыр аккошларның?! Ялгышмаганбыз. Рәшидә һәм Искәндәр Садуровлар әйтүенчә, авыл буасында 10-15 еллар элек күрү насыйп булган аккошларны. Кемнәрдер саллар ясап кына куркытканнар аларны, озак тормаганнар, очып киткәннәр. Һәм менә күпме вакыттан соң тагын ул урынны үз иткәннәр. – Аккошларны иң матур, җимле, тыныч урыннарны сайлый, диләр. Чыннан да, буабыз нәкъ шундый. Бала чыгарыр өчен куаклыклар, камышлыклар бар, балык та күп. Күптән түгел генә капиталь ремонт та үткәрделәр, – ди Искәндәр абый. – Гомумән, авылыбыз-ның табигате сокланырлык. Экологик яктан да чистадыр, дип әйтәсе ки-лә, чөнки соңгы елларда моңа кадәр күрмәгән кошлар да килә башлады. Бакчада да әллә нинди төслеләрен күрергә була. Буабызга ел саен кыр үрдәкләре, челәннәр төшә, – дип сүзгә кушыла Рәшидә апа. Алар аккошларның бишесен дә күреп калганнар. Махсус барып караганнар. – Өчесен авылның икенче ягындагы буага күченгән-нәр, дип ишеттек, – диләр алар. Яңа танышларыбыз белән саубуллашып, шунда юл алдык. Күпме генә күзләсәк тә, без көткән аккошлар күренмәде. Күрә-сең, Кыр Тәүгелдесе буасына ял итәргә генә туктаган булганнардыр. Сүз уңаеннан, йөзгәндә муеннарын туры тотуларына караганда, алар кыйгаклаучы аккошлар (лебедь-кликун) булырга тиеш. Тагын яшь кошлар. Бу хакта каурыйлары соргылт, башлары караңгырак булуы сөйли. Ап-ак төскә яшәүләренең өченче елларында гына керә икән алар. Россиядә Карелиядән һәм Кольcкий ярымутравыннан алып Сахалинга һәм Камчаткага кадәр яшиләр, ярларында үсемлекләр булган сулыкларны үз итәләр. Гомерләренең күп өлешен суда акрын гына йөзеп үткәрәләр. Әлеге аккошлар Россиянең барлык регионнарында, шул исәптән Татарстанда да Кызыл китапка кертелгәннәр.
    • 19 март 2018 - 15:28
      Буада кыш
      Буадагы табигать күренешләре.
    • 19 март 2018 - 15:18
      Буада көз
      Буадагы табигать күренешләре
    • 19 март 2018 - 15:15
      Буада җәй
      Буада табигать күренешләре
    • 19 март 2018 - 15:06
      Буада яз
      Буадагы табигать күренешләре
    Реклама