Авылга тирә-як авыллардан, шәһәрдән 30лап гармунчы җыелды. Иң яшенә 7, өлкәненә 70 яшь иде. Моң бәйрәме ТАССРның 100 еллыгына багышланды. Гармунчылар беррәттән, районның җыр ансамбльләре, үзешчән артистлар да катнашты.