Буа яңалыклары

"Байрак" газетасы - Буа районы

18+
Рус Тат

«Импульс» спорт комплексы

«Импульс» спорт комплексы
  • Тасвирлама:

    «Импульс» универсаль спорт залы укыту-тренировка дәресләре үткәрү һәм республика әһәмиятендәге ярышлар уздыру өчен билгеләнгән.

  • Эш вакыты:

    дүшәмбе-якшәмбе 8:00-21:00

  • Телефон:
    • +7 (84374) 3-83-07
  • Сайт:

    -

  • Социаль челтәрләр:
  • Адресы:

    ТР, Буа шәһәре, космовский урамы, 142в йорт

Бинада тренажер, футбол, волейбол һәм баскетбол заллары, шулай ук көрәш һәм бокс өчен ринг урнаштырылган. Барлыгы "Импульс" берьюлы 600 дән артык спортчыны сыйдыра ала. Шулай ук 200 урынга исәпләнгән тамаша залы да бар. Беренче катта футбол, волейбол, баскетбол заллары урнашкан. Икенче катта бокс белән шөгыльләнү өчен ринг һәм көрәш келәме. Тренажерлар һәм спорт инвентарьлары булган аерым зал, анда бер үк вакытта 100 кеше шөгыльләнә ала. Биредә физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен барлык уңайлыклар да тудырылган. Лифт, пандуслар, санузеллар.