Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Буалы Данил тәпи китсен өчен безнең ярдәм кирәк

Гаҗәп сөйкемле, нурлы "егет" ул. Исеме Данил, аңа 1 яшьтә 10 ай. Әнисе һәм әтисе Ләйсән һәм Руслан Карабановларның беренче шатлыгы - тәүге баласы. Бу яшьтә сабыйлар инде тәпи йөриләр, егылалар, торалар. Ә Данилга әле гәүдәсен күтәрергә дә авыр. Беренче булып Данилның дәү әнисе Әлфия ханым чаң какты: сөеп туймаслык...


Гаҗәп сөйкемле, нурлы "егет" ул. Исеме Данил, аңа 1 яшьтә 10 ай. Әнисе һәм әтисе Ләйсән һәм Руслан Карабановларның беренче шатлыгы - тәүге баласы. Бу яшьтә сабыйлар инде тәпи йөриләр, егылалар, торалар. Ә Данилга әле гәүдәсен күтәрергә дә авыр.
Беренче булып Данилның дәү әнисе Әлфия ханым чаң какты: сөеп туймаслык онык никтер аз хәрәкәтләнә, уенчыкларга да үрелми кебек тоелды аңа. Республика балалар клиникасы табиблары балага церебраль паралич диагнозы куялар. Яшь әти-әни Ләйсән һәм Русланның бу нәтиҗә белән һич тә килешәсе килми. Әни кеше йөкле икәнен белгәч үзен җир йөзендәге иң бәхетле хатын-кыз итеп тойды. Табиблар карындагы баланың дөрес формалашуын, үсүен әйтеп гел шатландырып тордылар. Йөклелекнең соңгы ике атнасында әни организмында килеп чыккан проблемалар карындагы балага зыян китергән булып чыкты.
-Киявебез Руслан улы туганына шатланып беренче миңа шалтыратты. Өйгә алып кайттылар, барысы да әйбәт кебек иде, - дип искә ала Әлфия ханым оныгының беренче айларын. Әнә, хәзер "әти", "әни", "әби", "бабай" дигән сүзләрне өздереп әйтә. Туп сикертергә, тибәргә ярата, автомобильдә әтисе итәгенә утырып руль әйләндерергә омтыла. Акылы камил сабыйның, хәрәкәтләре генә чикләнгән... Әмма гаилә өметне өзмәде, Данилны алып бармаган табиб, клиника калмады.
Ә соңгы барган клиникада аларны чын-чынлап сөендерделәр. Биредә кытайлылар үз методикалары буенча комплекслы дәвалау үткәрәләр. Шунда йөри башлагач Данил уң кулын азрак күтәрә, бармаклары белән эшли, әйләнеп ята башлый. Якыннары кечкенә генә алга китеш булса да, сөенеп туя алмый. Дәвалануны дәвам итү өчен Казандагы вакытлыча квартирага күченделәр. Данилның көнлек дәвалау курсы 4,5 мең сум тора. Сабыйның сәламәтлеген ныгыту өчен әле бик күп курслар кирәк. Яшь гаилә мондый йөкне үзе генә күтәрә алмый. Анда безнең ярдәм дә кирәк. Кем күпме булдыра ала, булышыйк аларга. Бүгенге көндә шул рәвешле (мәгълүмат 20 апрельгә) 17454 сум җыелган. Тагын 453406 сум акча кирәк.
-Җиде ят кешеләр ярдәм итте безгә. Дөньяда игелекле җаннар күп икән. Яхшылыклары өчен Ходай үзләренә меңе белән кайтарсын, - ди Данилның дәү әнисе. Баланың исәнлеге өчен акча җыю дәвам итә. Ләйсән әлеге акчаларның нинди максатта тотылуы турында "В контакте" сайтының "Бөтен дөнья белән Данилга ярдәм итик!" төркемендә отчет биреп бара. Шулай ук анда акча күчерү өчен банкомат карталарының да номерлары күрсәтелгән. Без аларны сезгә дә тәкъдим итәбез:
Саклык банкыныкы - 4276 6200 1798 8712;
"Россельхозбанк"ныкы - 5364 0906 7191 8720;
"Татфондбанк"ныкы - 6772 2500 0170 4356;
QIWI-кошелек - 89376196618
Әлфинур Йосыпова.
Фото vk.com/club82899613 cайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Гаҗәп сөйкемле, нурлы “егет” ул. Исеме Данил, аңа 1 яшьтә 10 ай. Әнисе һәм әтисе Ләйсән һәм Руслан К...