Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ничек экономияләргә

Сизәсезме, яшәү көннән көн кыйммәтләнә. Кибетләрдәге бәяләрдән чәчләр үрә тора. Пенсияләр азрак артачак, ә хезмәт хакы турында әле хыялланабыз гына. Мондый шартларда кем ничек экономияли? Газета укучыларыбыздан шул хакта сораштык. Гөлфруз СИРАҖЕВА, пенсионер: - Сәүдә өлкәсендә эшләп, бик аз пенсия алам. 8 мең сум тирәсе акчаны болай да авырлык белән...


Сизәсезме, яшәү көннән көн кыйммәтләнә. Кибетләрдәге бәяләрдән чәчләр үрә тора. Пенсияләр азрак артачак, ә хезмәт хакы турында әле хыялланабыз гына. Мондый шартларда кем ничек экономияли? Газета укучыларыбыздан шул хакта сораштык.
Гөлфруз СИРАҖЕВА, пенсионер:
- Сәүдә өлкәсендә эшләп, бик аз пенсия алам. 8 мең сум тирәсе акчаны болай да авырлык белән генә җиткерә идем. Экономияләү өчен газ мичен температурасын төшердем. Җиләк-җимешләр алмый башладым. Бар борчылганым оныгым турында, ул түләүле вузда укый. Аңа азрак булышасы килә.
Галина ИВАНОВА, хез-мәткәр:
-Күптән түгел кан анализым холестерин микъдары күп булганын күрсәтте. Табиб диета билгеләде: атланмай, майлы ит ярамый, сыр - аз гына, куе сөт-каймак тыела. Көләм, кризис вакытында нинди зур экономия, дим. Чынлап та, тыйнак ризыкларга: боткаларга, макаронга, кәбестә-кишергә күчсәң генә...
Зинаида ЗАХАРОВА, хез-мәткәр:
Кибетләрдә бәяләр үсте. Көндәлек сатып алына торган әйберләр өчен ике-ләтә артык түләргә кирәк. Экономияләмичә мөмкин түгел. Моны көнкүреш химиясеннән башладым. Кыйммәтлеләре урынына шактый арзаннарын алдым. Моңа кадәр ник уйламаганмындыр - алары да ким чистартмый булып чыкты. Башка юу-юыну әсбаплары да шулай ук. Азык-төлек киштәләренең күбесе янында тукталып тормыйм. Казылык, пе- ченье-конфетлар янында, мәсәлән. Камыр ризыкларын үзем пешерәм - күпкә арзанга чыга, ә конфетларны җәеннән әлләни кадәр ясап куелган кайнатмалар тулысынча алмаштырды. Нитрат тулы яшелчәләрне, җиләк-җимешләрне алуны да шактый киметтем. Аларны ашамаганнан әллә ни булмас әле. Җәйгә бакчада бер дә буш урын калдырмаска исәп. Карбыз-кавынга кадәр үстереп була бит. Рассадаларын да үзем үстерермен. Саный китсәң, экономияләр урын күп әле ул. Европа илләрендә күптән шулай яши-ләр, диләр. Кысыла торгач баеп та китмәгәек әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сизәсезме, яшәү көннән көн кыйммәтләнә. Кибетләрдәге бәяләрдән чәчләр үрә тора. Пенсияләр азрак арта...