Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Алар Җиңү яуладылар

Әни җәймәсе аякларымны саклады

Гүләп килүче поезд тавышы ишетсәм, йөрәгем дөп-дөп тибә башлый. Ул гүя сугыш көйдергән яшьлегемнән килә. Фронтка алынган өч абыемны алмаштырып, 14 яшемдә Буа станциясенең паровоз бүлекчәсенә урнаштым. Биредә йөк-чегә хезмәт көненә 600 грамм ипи бирә-ләр. Буа аша үтүче тимер юлны салганда татар зираты янындагы землянкаларда яшәп, әсирлеккә төшкән немецлар эшләде....


Гүләп килүче поезд тавышы ишетсәм, йөрәгем дөп-дөп тибә башлый. Ул гүя сугыш көйдергән яшьлегемнән килә.
Фронтка алынган өч абыемны алмаштырып, 14 яшемдә Буа станциясенең паровоз бүлекчәсенә урнаштым. Биредә йөк-чегә хезмәт көненә 600 грамм ипи бирә-ләр.
Буа аша үтүче тимер юлны салганда татар зираты янындагы землянкаларда яшәп, әсирлеккә төшкән немецлар эшләде. 1942 елның 22 октябрендә Буа станциясенә беренче паровоз килде. Ул чакта алар утын ягып йөри иде. Без, япь-яшь кызлар, платформаларда килгән бүрәнә-ләрне штабельләп тимер юл буена өябез. Аннан соң сменалап, кайвакыт тәүлекләп паровоз миче ягучы булып юлга чыгып китәбез. 15-20 кубометр утын сыйдырышлы мич. Ничек өлгерергә? Утыннар гөр-ләп яна да бетә. Өсле-өстенә тыгып тормасаң, состав хәзер туктап кала. Сүнмә-сен дип куркып, күтәрә алмаслык бүрә-нәләрне мичкә ташлый-ташлый барып җиткәнче куллар канап уелып чыга иде. Болары берни булмаган икән әле. Берсендә утын әзерләргә дип япь-яшь кызларны Суслангер урманына озаттылар. Ач, ашарга юк, землянкада салкын. Урман кисеп чыгарабыз, платформаларга, вагоннарга төйибез. Аякларым туңуга түз-мәдем, жәл булса да, мәрхүмә әни юлга ипи төреп куйган зур җәймәдән ике саргыч ясадым. Тетелеп беткәнче әнием бәгъремә рәхмәт әйтеп бәйләдем шуларны. Шулай берсендә ашыйсым килгәнгә, куакларда анда-санда калган миләшләр-не эзләп авызыма каба-каба урман эченә кереп адашканмын. Кая барырга белмим. Агачлар арасыннан бер солдат килеп чыкмасынмы. Зинһар, тимер юл буена чыгарыгыз дип аягына ятып ялвардым. Мәрхәмәтле кеше булды, юлны күрсәтте. Буага кайткач иптәш кызым берсе ак, берсе кара йоннан бастырган төрле итекләр алып килеп кигезде. Бер фаҗига 70 ел күз алдымнан китмәде. "Җиде чишмә" станциясеннән 7 чакрым ераклыктагы урман кисәргә киттек. Платформаларга утын төйибез. Иптәш кызым Зәйнәп, бәхетсезлегенә каршы, бүрәнәне куйганда поезд кузгалып китте. Бер аягын алып өлгерә алмады. Ниләр генә күрсәк тә, бер тиенсезгә эшләсәк тә яхшыга өметләнеп яшәдек. Бүген тормыш матур, яшәгән са-ен яшисе килә. Теләгем шул: дөньялар тыныч булсын, сабыйлар күз яшьләре тү-гелмәсен иде.
Гөлҗиһан ИСХАКОВА (БОРҺАНОВА).
Буа шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Гүләп килүче поезд тавышы ишетсәм, йөрәгем дөпдөп тибә башлый. Ул гүя сугыш көйдергән яшьлегемнән ки...

2
X