1 гыйнвар 2024 яңалыклары
-
Татарстанда АИ-98 маркалы бензин һәм дизель ягулыгы кыйбатланды
Татарстанда АИ-98 һәм аннан югарырак маркалы бензин, шулай ук дизель ягулыгы 0,08 процентка кыйммәтләнде. 25 декабрьгә аларның беренчесенең литры – 66,12 сум, икенчесе 59,82 сум тора иде. Татарстанстат шундый мәгълүматлар белән уртаклашты.
-
Татарстанда ятим балаларга бушлай өстәмә белем алу мөмкинлеге биреләчәк
1 гыйнвардан Татарстанда ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар бушлай өстәмә белем алу мөмкинлегенә ия булды. Республикада адреслы социаль ярдәм турындагы законның 8 маддәсенә тиешле үзгәрешләр кертелә. ТР Дәүләт Советы сайтында шул хакта мәгълүмат урнаштырылган.
-
1 гыйнвардан минималь хезмәт хакы күләме 18,5 процентка индексацияләнәчәк
2024 елның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакы күләме (МРОТ) 18,5 процентка индексацияләнәчәк һәм 19 242 сум тәшкил итәчәк, ә җан башына яшәү минимумы 1 078 сумга артып, 15 453 сум тәшкил итәчәк. Бу хакта 2025-2026 елларның план чорына федераль бюджет һәм МРОТ турында законга үзгәрешләр турында федераль законнар раслый, дип яза РИА Новости.
-
2024 елның беренче көнендә Татарстанда һава температурасы -20 градуска кадәр түбәнәячәк
Яңа елның беренче көнендә Татарстанда болытлы һава торышы көтелә, көндез урыны белән бераз кар явачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.