1 апрель 2015 яңалыклары
-
Алтын, бриллиант туйларын билгеләп үтүче парлар хәбәр бирегез
Алтын, бриллиант туйларын билгеләп үтүче парларны барлыйлар. 1955 һәм 1965 елларда өйләнешкән гаиләләргә бу хакта 5 апрельгә кадәр хәбәр итәргә кирәк. Шәһәрдә яшәүчеләрнең 3-20-02 телефон номеры буенча район ЗАГС бүлегенә, авыллардагыларның җирле үзидарә органнарына шалтыратулары сорала. Фото http://www.photoforum.ru/photo/239037/index.ru.html . сайтыннан алынды.
-
Ике буын очрашты
Социаль белем бирү академиясенең Казандагы төп корпусыннан килгән һәм җирле студентлар белән район ветераннары Советы рәисе Николай Дементьев, сугыш ветераны Гариф Сафиуллин очрашты. "Түгә-рәк өстәл" артында узган бу чара Җиңүнең 70 еллыгына багышланды.
-
һөнәр сайлау буенча киңәшләрен бирделәр
Уку урыннары вакансияләре ярминкәсе үткәрде шөгыль үзәге Ял үзәгендә. Анда Татарстан Республикасы Эш, шөгыль һәм социаль яклау министрлыгы вәкиле Ирина Халяпина да катнашты. Ул шөгыль үзәге директоры Рәсим Абитов белән берлектә студентлар, югары сыйныф укучылары алдында чыгыш ясап, эш базары шартларына туры китереп һөнәр сайлау буенча киңәшләрен бирде. Фото http://my-ivanovo.ru/ivanovo-news/ситуация-на-региональном-рынке-труда…...
-
Бүген 1 апрель – көлке көне
Шулай ук ул алдау көне буларак та билгеле. Моңа сайтны укучылар ничек карый? Аларның алдаганнары бармы? Без бу хакта үзләреннән сораштык. Гакыйл КАМАЛЕТДИНОВ, район газетасының баш мөхәррире: -1991 елны редакциягә практика узарга бер яшь егет кайтты. Без, журналистлар, 1 апрель көнне аны алдарга булдык. Аңа бер басмадан 150 сум гонорар...