2 февраль 2016 яңалыклары
-
Февральдә буалыларны өстәмә ял көтә
23 февраль, сишәмбе, эшләми торган көн булачак. Бу көнне Россиядә Ватан сакчысы көне бәйрәм ителә. Гомумән алганда, 2016 елда республика халкы 243 көн эшли һәм 123 көн ял итәчәкбез.
-
Буада иң оста волейболчы мәктәп директорлары (+фото)
Алар моны җомга көнне Тәтеш шәһәрендә мәгариф хезмәткәрләренең кышкы спартакиадасы кысаларында узган волейбол бәйгесенең зона этабында җиңеп расладылар. Мәктәпләр директорлары - 2 номерлы лицейдан Ранис Әхмәтов, 5 номерлы мәктәптән Рамил Фәхретдинов, Янтуганнан Рәфис Арифуллин, Ырыңгыдан Дмитрий Терентьев, Күшкедән Евгений Бондарев, Карлыдан Фиргать Фәхретдинов, Адав-Толымбайдан Фирдүс Җаббаров, Яңа Чәчкаптан Рөстәм Бикмуллин...
-
Район газетасы редакциясе һәм телевидение коллективы: бүген коллегабыз белән хушлаштык
Коллегабыз Лилия Хафиз кызы Гыйлаҗева көтмәгәндә арабыздан китеп барды. Җитез, уңган, көләч, энергияле, һәрвакыт ачык йөзле Лилиябезне шулай иртә югалтырбыз, дип башыбызга да килмәде. Мәрхүмәнең ире Илшатның, ике улының, әнисенең, туганнарының зур кайгыларын уртаклашабыз. Лилиянең якты истәлеге күңелләребездә мәңге сакланыр.
-
Дуңгыз гриппы Буага да килеп җитте
Аны йоктыручы - яшәү урыны белән районда теркәлгән, Казанга барып эшләүче 55 яшьлек ир-ат. Район үзәк дәваханәсе табиб-эпидемиологы Резедә Җәләлова ир-атның бу авыруны Казанда "эләктерүен" фаразлый. Ул хәзер дәваханәнең йогышлы авырулар бүлегендә дәвалана. Быел гыйнвар аенда 58 кешегә ОРВИ диагнозы куелды. Шуларның 8е - балалар. 2 февральдә иртәнге 10 сәгатькә...