2 июнь 2017 яңалыклары
-
Продюсер Рифат Фәттахов: “Илфак бу дөньядан Илсөяне кичереп китте”
Илфак Шиһапов соңгы очрашуларында Рифат Фәттаховтан Илсөяне проектларына алуын сораган. Илсөя Бәдретдинова "Татар-информ" аша Илфак Шиһаповка кагылышлы мөрәҗәгать белән чыкты Илфак Шиһаповның ашыкканын сиздем, әмма бу кадәр тиз китәр, дип уйламадым - И.Фәйзрахманов Илфак Шиһапов үзенең авыруы турында февраль аенда ук әйткән Хокук саклау органнары Илфак Шиһаповның үз үлеме белән...
-
"Буа ТВ" тәкъдим итә: "Буа сулышы" тапшыруы
-
Барабанны әйләндерегез: Буада “Поле Чудес” уйныйлар (+фото)
Яңа Чәчкап авылы мәдәният йорты мөдире Хөрия Җиһаншина редакциянең даими кунагы. Ул безгә бу юлы авылда "Поле Чудес" уйнауларын әйтеп китте һәм фотографияләрен дә калдырды. Барабанны кул астындагы материаллардан ясаганнар һәм барлык шартларына туры китереп буяганнар. Леонид Якубович әйләндерегә кушкан барабаннан бер дә ким түгел! Авылда яше-карты "Могҗизала кыры"нда уйнаган.
-
Буа коткаручылары суга батудан, талпаннардан, еланнардан сакланырга кушалар (+фото)
Буа коткаручылары Иске Суыксу авылы мәктәбендә булдылар. Анда алар суда йөзү кагыйдәләрен, талпаннардан, еланнардан саклану чаралары турында сөйләп кенә калмадылар, күрсәтмә дәрес тә үткәрделәр. Ахырдан барысына да куркынычсызлык кагыйдәләре язылган памяткалар тараттылар.
-
Буаның Үзәк паркында ябалак сыерчык ояларына ташлана (+ФОТО, ВИДЕО)
Редакция хезмәткәрләре бу вакыйганың тере шаһиты булдылар. Паркта сыерчыкның ярсып кычкыруын ишетеп, барып карасак, ябалак агачтагы сыерчык оясына һөҗүм итәргә маташа иде. Оядан сыерчык балаларының ярсып кычкырулары ишетелә. Тиз арада ерткычны куркыттык. Әллә ни исе китмәде кошның, агач башына очып утырып, безне күзәтә башлады. Шәһәр территориясендә быел канатлы ерткыч күбәюен...
-
Буада Балаларны яклау көне Сабантуйга әверелде (фоторепортаж)
Быел һава торышы Балаларны яклау көненә үз төзәтмәләрен керсә дә, бүген Үзәк паркта алар цчен оештырылган бәйрәмгә килмәгән сабый калдымы икән. Район мәгариф, мәдәният учреждениеләре катнашында нинди генә чаралар оештырылмады аларга. Бәйрәмгә килүчеләрне район башкарма комитеты башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова сәламләде. Төрле ведомстволар конкурсларда катнашып, җиңүче балаларны...
-
Колангы станциясендә автомобиль поездга бәрелде (+фото)
Кайбыч районы территориясендәге Колангы тимер юл станциясе тирәседә "Лада-Приора" автомобиле поезд локомотивына бәрелгән. Авария автомобиль хуҗасының кисәтүче кызыл сигналга тимер юлны аркылы чыгуы аркасында булды. Поезд, килеп җиткәнче чыгып өлгермәгән транспортны, эләктереп, кырыйга алып ташлаган. Йөртүче исән калган, дип хәбәр иттеләр безгә, "Кайбыч таңнары" газетасыннан.
-
Киләсе дүшәмбедән балалар мәктәпләргә киләчәк
Шул рәвешле, районда жәйге мәктәп яны лагерьлары сезоны ачылачак. Район мәгариф бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, районда 19 уку йортында, лагерьга йөрүчеләр санына карап, ял ике яисә өч сменада оештырылачак. Ә шәһәр мәктәпләре 20 августка кадәр өч сменада эшлиячәкләр. Анда башлыча, башлангыч һәм урта сыйныфларда белем алучы укучылар кабул ителәчәк. фото:...
-
Буада бер үк шартларда эшләп терлекчелектә күрсәткечләр – төрлечә
Буада бер үк шартларда эшләп терлекчелектә күрсәткечләр - төрлечә. Берәүләр терлек азыгы әзерләүдә файдаланылучы комплексларны үткән көздән үк ремонтлап куйса, икенчеләрендә әле төзәтү эшләре алып барыла гына. "Дружба" агрофирмасының 1 номерлы филиалында агрофирмалар, хуҗалыклар җитәкчеләре, ветеринария белгечләре катнашында узган семинар-киңәш-мәдә район җитәкчелеге әлеге хакта җентекле сөйләшү алып барды. Филиал белән...