2 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Шимбәдә Ефремов урамында булган авариянең гаеплесе билгеле (+фото)
ДТП болай була: "Тойота" RAV- 4" автомобиле югары тизлек белән Ефремов урамыннан менеп килә. 2 номерлы поликлиника каршында асфальт юл өстендәге тигезсезлектә йөртүче идарәне югалта. Һәм ул йөрткән автомобиль, "уйнап" китеп, юл кырыенда туктап торган "Great Wall Hover" автомобиленә килеп бәрелгән. Каты бәрелүдән басып торган "иномарка" күпкатлы йорт алдындагы тимер...
-
Кичә Каенлыкта янгын чыкты (+фото)
Глонасс системасы буенча килеп ирешкән хәбәрдә Каенлыкта йорт януы турында әйтелә. Янгын сүндерүчеләр бәла булган урынга килеп җиткәндә, 5х8 метр үлчәмле агач йортның тәрәзә рамнарынннан төтен чыга торган була, ачык ялкын күзәтелми. Аларны каршы алган күрше йортта яшәүче ир-ат өйдә кеше булмавын әйтә. 1 минуттан бирегә йорт хуҗасының ире килә,...
-
Кичә Буаның Гагарин урамында кеше бәрдерделәр
Бу хәл көндезге сәгать икеләр тирәсендә була. Урам аша җәяүлеләр өчен юлны аркылы чыгу урыныннан шактый читтә чыгып килүче 83 яшьлек әбине 1978 елгы хатын-кыз идарә иткән "Лада Калина" автомобиле бәрдерә. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә сул аяк балтыры сөяге ачык сынган карчыкны район үзәк дәваханәсенә китерәләр. ДТП буенча тикшерү бара.
-
Боерган авылында көмешкә сатучы тотылды
Күптән түгел полицейскийлар Боерган авылында 54 яшьлек көмешкә сатучыны "эләктерделәр". Хәзер аннан алынган спиртлы сыекча, кеше гомеренә зыян китерү-китермәвен ачыклау өчен, Татарстан Эчке эшләр эксперт үзәгенә тикшерүгә җибәрелде.
-
Буалы пенсионер рөхсәтсез агач кискән
Якшәмбе көнне көндез 61 яшьлек ир-ат шәһәрнең Тимер юл урамындагы урман полосасыннан агачлар кисеп мотоблок арбасына төягән. Бу хакта полициягә шул урамда яшәүче ир-ат хәбәр иткән. Хәзер полиция тикшерә:әгәр пенсионер корымаган агачны кискән булса, аңа карата җинаять эше кузгатылачак.
-
Буада кунак егетне телефонсыз калдырганнар
1 ноябрьгә каршы төндә Адав-Толымбай авылында бер төркем кызлар, егетләр дусларының өенә бәйрәм итәргә баралар. Анда алар 9 литр сыра эчәләр. Нык исергән кунак егетләрнең берсе 8 мең сум тирәсе торучы кесә телефонын кулына тотып диванда йоклап китә, ул уянганда аннан җилләр искән була. Аны барысы да эзли, шалтыратып та...
-
Иске Мәртле белән Әлши арасында “ВАЗ-2114” әйләнеп капланды. Йөртүчесе качты
Иске Мәртле белән Әлши арасында "ВАЗ-2114" әйләнеп капланды. Йөртүчесе качты Шимбә көнне кич, 23 сәгать 30 минутта руль артында билгесез йөртүче булган Ульяновск номерлары белән "ВАЗ-2114" автомобиле дамба астына төшеп каплана. ДТП нәтиҗәсендә хатын-кыз пассажирның баш мие селкенә, бите, ирене ярыла, икенче пассажир ир-атның да казналык сөяге сына, шулай ук...