3 февраль 2017 яңалыклары
-
Буада сәламәтләндерү комплексын кайда төзергә? Сезнең фикер сорала
Безнең шәһәр территориясендә "Сәламәтлек" сәламәтләндерү комплексы төзелә. Бу хакта Буа шәһәр башкарма комитеты хәбәр итә. Бу уңайдан комплексны урнаштыру урыны буенча фикер алышуда буалыларның да катнашуы көтелә. Бу хакта тәкъдимнәрегезне әлеге белдерүү район газетасында басылып чыкканнан һәм Интернет челтәрендә Буа муниципаль районы рәсми сайтында урнаштырылганнан соң10 көн эчендә 8дән 17...
-
Буалылар, Гашыйклар көнендә сөйгәнегез белән романтик кичке ашка бару бәхете кайсыгызга елмаер?
14 февраль - Гашыйклар көне уңаеннан район газетасы редакциясе, аның сайты һәм "Буа дулкыннары" телерадиокомпаниясе яшь һәм олы яшьтәге гашыйклар арасында конкурс игълан итүен хәбәр иткән идек. Иң күп "лайк" җыючы парга 14 февральдә шәһәрдәге "Крокус" кафесына романтик кичке ашка баруга чакыру бирелә. Икенче урындагы парга җырчы һәм композитор Тәслимә...
-
Ырыңгыдан Алексей Кубайкин европа дәрәҗәсендә җиһазланган ферма төзи (+ фото)
Аның шушы көннәрдә генә Россия күләмендә үткәрелгән "Иң яхшы гаилә сөт фермалары" конкурсында беренче урын алуын хәбәр иткән идек. Ул әлеге бәйгенең "100 башка кадәр" номинациясендә җиңде. Инде якын киләчәктә сыерларның баш санын арттырырга планлаштыра - 200 башка исәпләнгән ферманы төзеп бетереп килә. Маллар асралачак бинаның түбәсен ябасы гына калган....
-
Буалар, сез чиновниклар һәм хезмәт күрсәтүче оешмалар эшмалар эшеннән канәгатьме? Фикер белдерегез
Агымдагы елның 31 декабренә кадәр татарстанлылар интернет аша җирле үзидарә органнары һәм халыкка хезмәт күрсәтүче учреждениеләр эшчәнлегеннән ни дәрәҗәдә канәгать булулары хакында белдерә алалар. Сораштыру формасы Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгыныц http://mert.tatarstan.ru/opros22.htm сайтында урнаштырылган. Бер үк вакытта сораштыруга баннер Татарстан Республикасы Хөкүмәте порталында, муниципаль берәмлекләр порталында, Татарстан Республикасының шәһәр округлары һәм...
-
Буа районы республикада туклануны бер тапкыр оештыручы мәктәпләр исемлегендә
Бу хакта бүген ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима ТР Дәүләт Советы Комитетының социаль сәясәт һәм сәламәтлек өлкәсендә дәүләт программаларын реализацияләүне контрольләү буенча ТР Дәүләт Советы Комиссиясе утырышында белдерде. Шул ук вакытта республикада Аксубай, Апас, Кайбыч, Лаеш, Саба, Тукай, Теләче, Балтач, Минзәлә районнары мәктәпләрдә ике тапкыр кайнар азык...
-
Конкурс: Буалы гашыйклардан иң көтелмәгән урыннарда төшкән фотолар көтәбез
14 февраль - Гашыйклар көне уңаеннан район газетасы редакциясе, аның сайты һәм "Буа дулкыннары" телерадиокомпаниясе яшь һәм олы яшьтәге гашыйклар арасында конкурс игълан итә. "Гашыйкларның көтелмәгән урыннарда фотосы" дип исемләнгән бәйгедә 18 яше тулган егет-кызлар да, ир белән хатын да, өлкән яшьтәгеләр дә катнаша алалар. Алар бүгеннән алып 10 февральгә...
-
Артистлар вафатына бәйле рәвештә, Буада “Түтиләр” спектакле күчерелә
7 февраль көнне Буа мәдәният йортында Минзәлә дәүләт татар драма театры "Түтиләр" спектакле куярга планлаштырган иде. 3 февральдә театрның әйдәп баручы артистлары - Татарстанның атказанган артисты Эльмира Гәрәеваның һәм артистка Эльмира Әхмәтханованың фаҗигале төстә үлүләре сәбәпле, ул март аена күчерелә. Кую датасы турында аерым хәбәр ителәчәк.